Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:29

“Татарстан яңа гасыр” хәрәкәте әгъзаларыннан депутатлыкка намзәтләр исемлеге төзелергә тиеш. Төп максат бу бүлгеләрдә дә “Бердәм Русия” фиркасе әгъзасының җиңеп чыгуы. “Узган сайлауларда хәрәкәт әгъзалары мандат урыннарының биштән бер өлешен алган иде”, ди Мөхәммәтшин.

Татарстанда зур сәяси үзгәрешләр көтелгән мәлдә республиканың “Татарстан яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең сәяси шурасы әгъзалары җыелып Татарстандагы сәяси вәзгыятьне өйрәнде.

Хәрәкәт җитәкчесе, Дәүләт шурасы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, 2010 елда төп сәяси вакыйгалар – бөек җиңүнең 65 еллыгын билгеләү, ТАССРның 90 еллыгы, Русиядә халык санын алу һәм муниципаль берәмлекләрдә сайлау үткәрү. “Татарстан яңа гасыр” хәрәкәте бу чараларда актив катнашырга тиеш, ди ул.

Премьер турында фаразлар дәвам итә

Мөхәммәтшин чыгышының күп өлеше республиканың бүгенге халәтен тасвирлауга корылды. Биредә ул икътисади авырлыклар, эшсезләр саны артуы, төзелешнең эшләре, туу һәм үлем мәсьәләсенә тукталды. Әмма республикада көтелгән сәяси үзгәрешләр турында ләм мим. Бары тик 22 апрельдә Дәүләт шурасы утырышы булачагы гына билгеле. Мөхәммәтшин сүзләренчә, бу көнне Миңнеханов яңа премьер-министрны, аның урынбасарларын һәм министрларны тәкъдим итәчәк.

Аның каравы, журналистларның һәм сәясәт белгечләренең чыдар хәле калмады. Татарстанда хакимият алмашынганнан бирле, республикада кем премьер булыр икән дигән сорауның тыңганы юк. Фаразлар күп. Рәшит Әхмәтов, Сергей Сергеев, Фәндәс Сафиуллин кебек ирекле сәясәт белгечләре Илшат Фәрдиевне, Марат Әхмәтовны, Сергей Когогинны, Равил Моратовны да премьер итеп карады инде. Бу фаразлар төрлеләнә бара. Намзәтләр арасында яңа исем - Татарстан Дәүләт Шурасы рәисенең элекке урынбасары, хәзер хисап пулаты җитәкчесе Алексей Демидов исеме күренде. Рәшит Әхмәтов аны премьер урынына дәгъвалый.

“Миңнехановны икътисад эшләрен үзем алып барам дигән сүзләреннән чыгып караганда, Демидов аны канәгатьләндерүче намзәт. Ул ышанычлы, республикадагы вәзгыятьне аңлаучы, бюджетны белүче җитәкче. Моннан тыш президент урынына үрелмиячәк, хөкүмәттә дә мөһим кеше булмаячак. Аның урынбасарлары итеп Равил Моратов, Марат Әхмәтов билгеләнергә мөмкин. Бу җитәкчеләр турыдан–туры президент белән эшләячәк”, ди Әхмәтов.

“Татарстан яңа гасыр” хәрәкәте депутатларын арттырмакчы
"Татарстан яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең сәяси шура утырышы

Мөхәммәтшин сүзләренчә, октябрьдә республиканың җирле үзидарәләрендә 10 мең депутат сайланачак. Яңалык буларак быел, 100 мең кешедән артык халкы булган шәһәрләрдә депутатларның 50%-ы фирка исемлекләре буенча сайланачак.

“Татарстан яңа гасыр” хәрәкәте әгъзаларыннан депутатлыкка намзәтләр исемлеге төзелергә тиеш. Күбесенчә бер мандатлы бүлгеләргә игътибар итәчәкбез. Төп максат - бу бүлгеләрдә дә “Бердәм Русия” фиркасе әгъзасының җиңеп чыгуы. Узган сайлауларда хәрәкәт әгъзалары мандат урыннарының биштән бер өлешен алган иде”, ди Мөхәммәтшин.

Шура башлыгы сайлауларда көчле оппозициянең булуы да мөһим, ди. Аның сүзләренчә, фикер көндәшлеге булган очракта гына уңай нәтиҗәләргә ирешеп була.

“Син әйбәт, әмма безнең проблемалар бар һәм аларны бөтен колхоз белән бергә хәл итәчәкбез, дип утыру кичәге көн. Коммунистлар вакытындагы бер фиркалек сәясәтеннән арынырга кирәк. Проблемаларны уңай якка хәл итү өчен, дискуссия, фикер каршылыклары өчен мәйдан булырга тиеш”, ди Фәрит Мөхәммәтшин.

XS
SM
MD
LG