Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илсөя Бәдретдинова беренче тапкыр Ижауда чыгыш ясады


Илсөя Бәдретдинова
Илсөя Бәдретдинова

Татар эстрадасында бүген җырчылар саны бихисап. Аларның һәрберсенең үз юлы, юнәлеше. Кемдер күбрәк милли моңнарыбызга басым ясый. Кемдер бүгенге тормышыбыздагы тискәре күренешләргә таянып, җырлар иҗат итә, һәм аларны тамашачы хөкеменә тәкъдим итә. Шундыйларның берсе - Илсөя Бәдретдинова күптән түгел Ижауда булып китте.

Үзенчәлекле тавышлы башкаручы Илсөя Бәдретдинова. Ул җырлары белән дә, тематикасы белән дә башка җырчыларның репертуарыннан бик аерылып тора. Шуңа да Ижау тамашачысы алдында бераз дулкынланып чыгыш ясавын җиткерде җырчы.

“Куркыта, дулкынландыра. Без бит Татарстанда беренче ел гына йөрмибез. Районнарга бишәр ел рәттән барабыз. Анда халык кем концертына килгәнен тәгаен белеп килә. Әзерләнеп килә. Яратканнары килә. Ә Ижауда беренче тапкыр. Бәлки кемдер, өлкән яшьтәгеләре татар концерты булганга киләдер. Я инде безнең бер-ике татар халык җырын ишетеп, шуңарга алданып килүче булыр. Без бит башкачарак җанрда эшлибез.

Шуңа да бераз куркыта. Әмма төп программадан әллә ни тайпылмаска булдык бүген. Шулай да әзрәк йомшарттык, чөнки баштан ук куркытмыйк инде дип, бигрәк тә өлкәнрәк тамашачыларны, халык җырларын да керттек, узган елгы программадан да, быелгы төп программадагы җырларны да башкарачакбыз”, диде Илсөя Бәдретдинова.

Татарстанда, милләттәшләребез гомер иткән башка төбәкләрдә Илсөя Бәдретдинова еш чыгыш ясый. Үткән елда, мәсәлән, 160 концерт куйганнар. Җырчының репертуарындагы җырларның күп өлешен тормыш иптәше, журналист Илфак Шиһапов язган.

Илфак Шиһапов әйтүенчә, зур мәкаләдә әйтеп бирә алмаган фикерләрне, дүрт-биш куплетлык җырда аңлату мөмкин дип уртаклашты.

Җырлар иҗат итүгә күбрәк игътибар бирелүенең тагын икенче ягы да бар дип билгеләде автор. Бүген яшь буын китап, газет-журналлар укымый. Алар җыр тыңлый, интернетта утыра. Шуңа да бүген татарны берләштерүче фактор булып җыр, эстрада тора дигән фикердә автор. Тамашага җыелган халык күрешә, аралаша.

Инде җырларга килгәндә, алар ниндидер вакыйгага, булган хәлгә таянып язылган. “Җырлар берсе дә уйлап чыгарылмаган”, диде Илфак Шиһапов.

Илсөя Бәдретдинова: “Нык ачы язылган җырлар бар, хәтта аларның берничәсен телевидение яисә радиодан җырлатмыйлар да”, дип сөйләде.

Илфак Шиһапов иҗат иткән, Илсөя Бәдретдинова башкарган җырлар әле берничә ел элек кенә сәхнәдән яңгырамады. Җыр сөючеләр хәтерлидер, алар “Тыелган җырлар” дип аталган диск та чыгарган иделәр. Әмма хәзер күп җырлар тамашачыга барып җитте.

Илсөя Бәдретдинова “Безнең колхоз” дип аталган концерт программасы белән Ижау тамашачысын әсир итте дисәк бер дә арттыру булмас. Концерттан халык күтәренке рухта китте. Икенче тамашага да килергә ышандырды алар.

Яңа программа, яңа җырлары белән Удмуртиядә яшәүче милләттәшләребезне Илсөя Бәдретдинова кабат киләсе елда сөендерергә ниятли.
XS
SM
MD
LG