Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа мәхкәмәсе казанлы Артем Яруллинның шикаятен теркәгән


2008 елның 29-нчы июнендә хокук яклаучылар 25 яшьлек Артем Яруллинны Казанның Идел буе районындагы айныткычка алып киләләр. Яруллин сүзләренчә, төнлә милиционерларның берсе каты итеп аның кулын каера. Бу хәлне видеокамерадагы язма да раслый.

Табиблар Яруллинның кулы сынуы турында белешмә бирсә дә, прокуратура каршындагы тикшерү идарәсенең районара үзәк бүлеге хезмәткәр үз вазыйфалары нигезендә эшләгән дип дүрт тапкыр җинаять эшен ачудан баш тарта.

Сентябрьдә Казан хокук яклау үзәге Яруллин исеменнән шикаять әзерләп аны Европа мәхкәмәсенә юллый.
XS
SM
MD
LG