Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:34

Җир тетрәүдән зыян күргән Кытайга ярдәм килә


Кытай хөкүмәте башлыгы Вәнь Цзябао илнең төньяк-көнбатышында җир тетрәү булган төбәккә килде.

Кичә булган табигать казасында 600ләп кеше һәлак булган, дип исәпләнә. Корбаннарның саны үсә, чөнки җимерелгән биналар астыннан кешеләр коткарылып бетмәгән. Яраланганнарның саны 10 меңнән артык.

Юллар җимерелгән, электр һәм телефон чыбыклары өзелгән.

Җир тетрәү кичә Чинһай вилаятенең Юшу бүлгәсендә 6.9 көчендә булды.

Кытайга Франция, АКШ һәм Япония ярдәм җибәрә.

XS
SM
MD
LG