Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия коррупциягә каршы көрәш стратегиясен кабул итте


Русия президенты Дмитрий Медведев 2010-2011 елларга коррупциягә каршы көрәш стратегиясен кабул итте. Аның максаты – Русиядә коррупциягә китергән сәбәпләрне бетерү һәм җәмгыятьтә аңа тискәре караш булдыру.

Бу максатка ирешү өчен чаралар планы да кабул ителде. Бу ике документны ике елга бер яңартып тору каралган.

2008 елда Медведев коррупциягә каршы көрәш чаралар турында күрсәтмә биргән иде инде. Шул ук елны коррупциягә каршы көрәш комитеты төзелде.

Яңа стратегиядә бу көрәшкә федераль, җирле һәм муниципаль хакимиятләр белән бергә Җәмәгать һәм Сәүдә-сәнәгать пулатлары, “Русия юристлары ассоциациясе” иҗтимагый оешмасы, шулай ук эшкуарларны берләштергән иҗтимагый оешмалар җәлеп ителәчәк.
XS
SM
MD
LG