Accessibility links

Ир туганнары үтерелгән хатын-кызларны күзәтү башланды


Русиядә күп кеше укый торган “Комсомольская правда” газетасы интихарчы булырга мөмкин дип каралган 22 хатын-кызның фотосын бастырды. Газета әлеге адымын җәмәгатьчелек мәнфәгатьләре нигезендә эшләнә дип белдерә. Белгечләр моның белән килешми.

Фотода беренчеләр сафында торучы Махачкалада яшәүче Гайшә Макашәрипова ни өчен аны күзәтүләрен һич аңламаган. Даими күзәтүне ул соңгы атналарда сизә башлаган.

“Мин сәгать кичке 11-дә кибеттән эшемнән кайтканда тәрәзәсе караңгылатылган машина артымнан бара, шулай ук таныш булмаган ир кешеләрнең дә арттан күзәтүен сизәм. Хәзер инде танышларымнан мине килеп алуларын сорыйм, чөнки киләчәгем өчен бик куркам. Хәтта инде әнием дә минем эштән китеп өйдә утыруымны сорый, чөнки алар да минем өчен бик курка”, ди ул.

Бик тиздән Макашәрипова “Комсомольская правда”ның 9-нчы апрель санында ир туганнары Русия хәрбиләре тарафыннан үтерелгән һәм интихарчы булырга мөмкин дип каралган 22 хатын-кызның фотосы басылуын белә.

30 яшьлек 4 бала анасы Гайшә дә шул исемлектә үзен күреп аптырап кала. Аның Рәсүл исемле абыйсы 2005-нче елны Русия хәрбиләре белән бәрелеш вакытында үлгән була. Әмма Макашәрипова аның сугышчылар белән бернинди бәйлелеге булмавын әйтә.

“Бу ниндидер аңлашылмаучанлык. Минем 4 балам бар, тормышым бер килеш дәвам итә: эшкә барам, кайтам, балаларымны карыйм, тагын эшкә китәм. Минем әнием дә, барлык туганнарым да әлеге фотоны күргәннән соң бөтенләй аптырап калды”, ди ул.

Тулы исемлекне бирмәдек әле...


29 мартта Мәскәү метросындагы шартлаудан соң, хокук саклаучылар Төньяк Кавказда сугышчыларның хатыннары, апа-сеңелләренә игътибарны арттырды.

Әмма белгечләр гаепсез килеш, аларга интихарчы булырга мөмкин дип карау һич кенә дә дөрес түгел дип әйтә.

Һәм массакүләм мәгълүмат чараларында бу хатын-кызларның фотолары басылуы хокук яклаучыларны бигрәк тә аптыраткан.

“Комсомольская правда”да әлеге фотоларны һәм моңа бәйле мәкаләне биргән хәбәрче Александр Коц барлык мәгълүматны хокук саклаучы оешмалардан алуын әйтә. Аның фикеренчә, бу җәмәгатьчелек мәнфәгатьләреннән чыгып эшләнә.

“Монда сүз шикләнүләр турында бармый, ә беренче чиратта саклык чараларын күрү истә тотыла. Әлеге кызлар артыннан ниндидер контроль булдыру максаты куела. Миңа калса, хокук саклау оешмалары әлеге кызларны күзәтүдә тота. Һәрхәлдә без шул рәвешле аларның кайсыдыр Мәскәүгә килеп, үзен метрода шартлатмас дип ышана алабыз”, ди Коц.

Ул шулай ук хәзерге заманда кызыклы мәгълүмат табу хәбәрченең төп эше дип саный. Һәм аны бастыру-бастырмау ул инде баш мөхәррирдән тора.

“Әлбәттә, соңгы карарны баш мөхәррир кабул итә. Моннан тыш, әле без бөтен исемлекне чыгармадык та. Шикләнгән кешеләрнең фотоларын бирмичә калдырдык”, ди ул.

Андрей Рихтер
Ә менә мәгълүмат хокукы институты җитәкчесе Андрей Рихтер бу мәсьәләгә килгәндә канунда ике төрле караш барлыгын әйтә.

“Гражданнар кодексы нигезендә, дәүләти яки җәмәгатьчелек мәнфәгатьләре истә тотылмаганда, кешенең ризалыгы булмаган килеш аның йөзен газетта бастырырга ярамый. Дәүләти яки җәмәгатьчелек мәнфәгате дигәндә нәрсә истә тотылуы кодексның үзендә дә, аңлатмаларында да язылмаган. Шуңа күрә бу журналист сайлаган адым бик икеле”, ди ул.

Рихтер шулай ук журналист мәгълүматны хокук саклау оешмаларыннан рәсми соратып алса гына бастырырга мөмкин дип өсти. Әмма “Комсомольская правда”ның хатын-кызлар турында мәгълүматны рәсми алганмы яисә ниндидер үз юллары беләнме, монысы аңлашылмый.

Аның сүзләренчә, канунда тулы аңлатма булмаса да, рәсми гаеп белдерелмәгән килеш кеше әле гаепле санала алмый.

Газетада йөзе бирелгән хатын-кызлар зарлана

“Комсомольская правда” да интихарчы булырга мөмкин дип каралганнар арасында, бу исемлеккә бик үк туры килмәгәннәр дә бар. Шуларның берсе “Дагыстан аналары кеше хокуклары өчен” дигән оешма җитәкчесе - Гөлнара Рөстәмова.

Рөстәмова сүзләренчә, аның оешмасын еш кына террорчыларны яклауда гаеплиләр, әмма ул моның мәгънәсен аңлый алмый.

“Хокук саклау оешмалары дәлил китерергә тиеш. Мин хокук саклаучылар белән сөйләштем һәм нинди дәгъваларыгыз бар дип сорадым. Алар берни әйтә алмады. Әгәр ниндидер дәгъвалар булса инде күптән барлык мәгълүматны җыеп мине шикләнүче буларак тотып мәхкәмәгә тартырлар иде”, ди ул.

Рөстәмова әйтүенчә, Макашәрипова кебек фотодагы башка хатын-кызлар үзләре артыннан тәәрәзәләре караңгылатылган машиналардагы ир кешеләр күзәтеп йөрүеннән зарланган.

“Мемориал” кеше хокукларын яклау оешмасыннан Александр Черкасов сугышчыларның туганнарыннан шикләнү советлар заманында булуын әйтә.

“Әлеге хатын-кызларның күбесе беркемнән качмыйча, гадәттәгечә яши һәм аларны беркемнең дә тоткарларга уйлаганы да юк. Бу инде көчсезлекне күрсәтә. Монда канун нигезендә эшләргә теләү һич күренми. Эш шунда ки, без моны инде уздык. Совет заманында да җаваплылык туганнар өстенә төшә иде”, ди ул.
XS
SM
MD
LG