Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан президенты Казакъстанга килде


Кыргызстан президенты Корманбәк Бакыев Казакъстанның көньягындагы Тараз каласына килде. Бу хакта Азатлык радиосына Казакъстан тышкы эшләр министрлыгының халыкара мәгълүмат комитеты рәисе Роман Вассиленко хәбәр итте.

Бакыев очкычы Кыргызстандагы Җәләл-Абадтан Казакъстанга Казан вакыты белән кичке 5.20дә киткән.

Бүген аны яклап Ошта узган митингның вакытлы хөкүмәт тарафдарлары белән куып таратылуыннан соң, ул Җәлал-Абадка кайтып китте, дип хәбәр ителгән иде.

“Интерфакс” агентлыгы язуынча, Кыргызстан тикшерү оешмалары Бакыев гаиләсенә караган бизнес-объектларның исемлеген төзи.

Финанс министры вазыйфаларын башкаручы, яңа вице-президент Тимер Сариев Бакыевның кечкенә улы һәм аның тирәлегенә бәйле булган илнең 7 банкына тыштан идарә кертелгәнен хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG