Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанның яңа хөкүмәтенә Бакыевның китү гаризасы тапшырылды


Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы вәкилләре Кыргызстанның вакытлы хакимиятләренә Корманбәк Бакыевның президентлыктан китүе турында рәсми хатын тапшырды.

Бакыев кичә кич Казакъстанга очты. Вакытлы хөкүмәт башлыгы Роза Отумбаева журналистларга Бакыевтан президентлыктан чигенүе турында факс белән килгән гаризасын күрсәткәч президентның туганнары хатның ялган булуын белдергән иде.

Кыргызстанның парламент республикасы булачагы турында яңа конституция өлгесе әзер. Ул 3 айдан референдумга куелачак. Президент сайлавы ярты елдан үтәчәк.
XS
SM
MD
LG