Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфага Кәрим Тинчурин театры килә


Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Уфага иҗат сәфәренә килә. Тамаша бер генә көн – 21 апрельдә була.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Башкортстан районнарында соңгы тапкыр 2008 елда, ә Уфада 2007 елда булган иде.

Бу килүдә тинчуринлылар нибары бер генә көн була. Моның сәбәбе – Казан кунакларының Русия буйлап сәфәренең шулай корылуы. Әле Уфада театр сәнгате осталары уфалыларга Исламия Мәхмүтованың “Син бит минем бергенәм” спектаклен күрсәтә.

Әлеге иҗат сәфәре хакында танылган драматург һәм прозаик, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директорының җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр буенча урынбасары Рәдиф Сәгүди “Азатлык”ка мәгълүматлар бирде.

“Безнең иң көчле артистлар килә Уфага, - ди Рәдиф әфәнде. - Әсәрнең авторы, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисткасы Исламия Мәхмүтова да килә. Бу спектакль сугыш темасын да яктырта, Җиңүнең 65 еллыгына ул. Шулай ук мәхәббәт темасы да бар”

К. Тинчурин театры артистлары үз тамашасын Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры бинасында күрсәтә.
XS
SM
MD
LG