Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туристлык әлегә төрләнә алмый


“Туристлык индустриясе”нә багышланган халыкара күргәзмәдә катнашучы шәһәрләрнең вәкилләре үзләренә чакырды, эре тур операторлар чит илләрнең диңгез буе ялларын мактады. Казанда әлеге күргәзмә 15нче тапкыр үтә.

Һәр буынның үз кызыксынуы. Яшьләрне төнге тормыш, экстремаль спорт, күренекле йолдызларның чыгышлары күбрәк кызыксындыра. Капкалап кына алса да күңеле була.

Урта буын шәһәрдәге тарихи истәлекләрне озаграк карый, музей-театрлардагы тамашаларга мөкиббән. Милли ризыклар булган ресторан-кафеларны да хуш күрә.

Өлкән буынның кызыксынуы үзенчә. Ипләп, ашыкмый гына илнең бер башыннан икенче башына кадәр автобуста йөрергә риза алар. Кичләрен кунакханәләргә кунарга туктаганда рестораннарда күргәннәре турында да, теге я бу илнең аш-суы тәме хакында да озаклап гәп кора алалар.

Спорт сөюче туристлар үзенә бер төрле. Җыр-моң, музыка яратканнар да аерылып тора. “Туристлык индустриясе”нә багышланган халыкара күргәзмәне ачкан вакытта әлеге тармакның күп төрлелеге турында сүз булды.

Шамил Агиев
Татарстанның сәүдә-сәнәгать пулаты башлыгы Шамил Агиев әйтүенчә, туристлык керемле һәм шул ук вакытта үтә дә көндәшлектәге бизнес. Һәм әлеге тармакта бик күп җитешсезлекләр дә булуын әйтеп китте.

“Болгар һәм Зөя дә матурланыр. Без моңа ышанабыз. Яшьләр, студентлар һәм пенсия яшендәгеләр өчен аерым-аерым туристлык маршрутлары булдырырга кирәк. Әлеге тармакта эш җитәрлек”, диде Агиев.

Шулай ук бу бизнеста эшләүче яхшы белгечләрнең дә җитешмәвен әйтеп китте. Әлеге халыкара күргәзмә Казанда 15нче тапкыр үтә инде. Бу юлы “Казан ярминкәсендә” Болгар һәм Зөяне тәкъдим иткән урын дөньяга билгеле “Tez tour”, “Coral travel”, “Pegas Touristik” операторлар белән беррәткә баскан иде.

Болгар музей-тыюлыгы мөдире урынбасары Лилия Сафина Миңтимер Шәймиев җитәкләгән фондның яхшы эшләп китүенә өметләнә. Үзләренә 2-3 елдан соң елына 400 меңләп турист килер ди. Узган ел аларда 40 мең кеше булган.

Истәлеккә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре әзерләп чыгарган альбом, китап һәм дисклар да алып китәләр икән. Әле күптән түгел һәдия ясауны да булдырганнар.

“Керамикага бизәк тә төшерәбез, гипстан Болгардагы архитектура истәлекләрен чагылдырган һәдияләр дә эшлибез”, ди Сафина. Аның сүзләренчә, Болгардагы чатыр астындагы кафеда милли ризыклар да тәкъдим ителә.

Болгарлар әлеге күргәзмәдә беренче тапкыр гына катнашмый. Башка шәһәрләрдән килгән тур бизнес вәкилләренең тарихи урын белән кызыксынуларын да әйтте. Шулай да, күбрәк Русиядәге ислам дине тарафдарлары Болгарны үз итә икән. Чит илләрдән килүчеләрнең дә күпчелеге ислам дөньясы вәкилләре.

Күргәзмәне һәркем үз файдасына кулланып калырга омтыла. Әлеге чарада катнашучы Русия шәһәрләре вәкилләре үзләренә чакыра, мактый. Күргәзмә кысаларында Казан Русиянең өченче башкаласы буларак тәкъдим ителде.

Сочилар, төзелешләр барса да, диңгез буе ялына чакыра. Күрәсең, алар алга карап эш итә. Екатеринбурлар исә үзләрендәге сәяхәт программаларын мактады. Төрле тур-ширкәт вәкилләре өчен төзелгән ярминкәнең беренче көнендәге бик тыгыз программада бары тик ике шәһәр: Казан һәм Екатеринбурны тәкъдим итү генә каралаган иде.

Екатеринбурдагы бер тур ширкәт вәкиле Рита Хусанова сүзләренчә, алар да әлеге чарага үзләренә күбрәк сәяхәтче җәлеп итү максаты белән килгән. Николай патша үтерелгән урынга көзгә таба гыйбадәт кылырга килүчеләр күп икәнлеген әйтә.

Екатеринбурда яшәүче бар халыкның 4% татарлар. Теләүчеләр булса татарлар белән бәйле урыннарны күрсәтергә мөмкин икәнлеген дә әйтте. Шуларның берсе - Татарстан вәкиллеге урнашкан бик матур тарихи бина. Ул эшмәкәр Агафуровлар йорты.

Русиядә әлегә төрле юнәлештәге турлар тәкъдим итүчеләр күренми. Сәүдә-сәнәгать пулаты башлыгы Агиев сүзләре хак булып чыкты. Агро тур, экстрим тур кебек үзенчәлекле маршрутлар да күзгә чалынмады.

Шулай да, сихәтләнү урыннары, термаль сулары булганнар үзләренә чакырды. Күпчелек операторлар җәйге ялга Төркиягә өнди.

Русиядәге бер зур тур операторның Казандагы бүлеге башлыгы Андрей Загайнов Төркиягә баручылар артуына өметләнә. Анталиягә туры чартер очкышлары санын да Казаннан 30%ка артырачаклар.

“Туристлык индустриясе”нә багышланган күргәзмәдә Русиянең 26 шәһәреннән һәм Болгарстан, Греция, Маҗарстан,Украина, Хорватиядән 100дән артык ширкәт катнашты.
XS
SM
MD
LG