Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:34

Пакстанда шартлауда 8 кеше һәлак булды


Пакстанның көньяк-көнбатышында Куетта шәһәрендә хастаханәдә булган шартлауда 8 кеше һәлак булды, дистәләп кеше яраланды.

Интихар һөҗүме хастаханә янында вафат булган җирле банкның туганнары җыелгач булды. Банк идарәчесе шыгый мөселманы булган. Һәлак булганнар арасында телевидение журналисты һәм ике полиция хезмәткәре.

Шыгыйлар Пакстанда азчылыкта. Илнең 80% - сөнни мөселманнары. Соңгы 30 елда динара бәрелешләрдә меңләгән кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG