Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:07

Русиядә Җиңүнең 65 еллыгына ярлыкау игълан ителде


Русиянең Дәүләт Думасы икенче дөнья сугышында җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан тоткыннарны ярлыкау турында карар кабул итте.

Бүгенге көндә төрмәдә утырган Ленинград камавында булган элекке хәрбиләр, идәнасты оешмалары әгъзалары һәм элекке концлагерь тоткыннарына амнистия булачак. Барлыгы мондый кешеләрнең саны 200ләп, дип хәбәр итте Думаның канун чыгару комитеты башлыгы Павел Крашенинников.

Бүген Дәүләт Думасы өченче укылышта бөтен сугыш ветераннарына фатир бирү турында канун өлгесен хуплады.

XS
SM
MD
LG