Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай башлыклары БРИК саммитына җыелды


Бразилия башкаласы Бразилиада БРИК (Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай) саммиты бара.

Җыенның вакыты Кытай үтенече белән кыскартылды. Кытай җитәкчесе Һу Цзиньтао илнең Тибет белән чиктәш вилаятендә булган көчле җир тетрәү сәбәпле тизрәк кайтып китү теләген белдерде.

Саммитта экспортны арттыру, ягулык һәм югары технологияләр өлкәсен берлектә финанслау турында килешүләр кабул ителер, дип фаразлана.

Җыен кысаларында президентлар арасында аерым очрашулар да планлаштырылган.
XS
SM
MD
LG