Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:43

Төньяк Корея Көньяк Корея көймәсе батуына катышы булуын кире кага


Пхеньян – Төньяк Корея рәсмиләре Көньяк Корея хәрби көймәсенең батуына катышы булуын кире какты.

26 март көнне Көньяк Кореяның хәрби көймәсе, ике Корея чигендә кизү йөргәндә, шартлап су астына киткән. Экипажның 58 әгъзасы коткарылды, 46-сы һәлак булган санала.

Рәсми Сеул Пхеньян исеменә әлегә рәсми гаепләү белдермәде. Әмма җомга көнне Көньяк Корея тикшерүчеләре, казаның сәбәбе көймәдән читтә яңгыраган шартлау булган, дигән белдерү ясады.

XS
SM
MD
LG