Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ливан, Сүрия һәм Гыйрак Тәһранның атом програмын яклап чыкты


Тәһран – Ливан, Сүрия һәм Гыйрак Иранның атом програмын яклап чыкты.

Тәһранда барган халыкара конференциядә чыгыш ясап, Гыйракның тышкы эшләр министры Хошияр Зебари, Иранның тыныч атом програмына тулы хокукы бар, дип белдерде.

Ливан тышкы эшләр министры Али әл-Шами, кемнең дә булса атом програмын тыярга кирәк икән, ул – Израил, диде.

Конференциядә чыгыш ясаган Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗад, дөньяда атом коралы таралуын күзәтү өчен халыкара бәйсез экспертлар төркеме төзергә чакырды.
XS
SM
MD
LG