Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда интихар һөҗүм нәтиҗәсендә 30дан артык кеше һәлак булган


Исламабад – Шимбә көнне Пакстанның төньяк-көнбатышында, БМОның качаклар лагерында булган ике интихар һөҗүм нәтиҗәсендә кимендә 32 кеше һәлак булган, 60-тан артыгы җәрәхәтләр алган.

Беренче шартлау Когат шәһәре читендәге Кача-Пака лагерында 300ләп кеше һуманитар ярдәм көткәндә булган. Бу шартлаудан зыян күргәннәргә ярдәмгә кешеләр җыелгач, шартлауның икенчесе яңгыраган.

Җирле полиция җитәкчесе радиобызга әйтүенчә, бу һөҗүмнең сәбәбе мәсхәбара низаг булырга мөмкин. Аның сүзләренчә, янаулар элегрәк тә килгән булган, ярты элек шул ук урында бер интихар һөҗүм булган.

Корбаннарның күбесе Оракзай төбәгеннән качып килгән паштун шигыйлары. Радикал сөнниләрнең Талибан хәрәкәте шигыйлар яшәгән төбәкләргә еш кына һөҗүм итә.
XS
SM
MD
LG