Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:26

Варшауда президент Лех Качинский белән хушлашу мөрәсиме үтте


Варшау – Шимбә көнне Варшауда бер атна элек Русиядә очкыч казасында һәлак булган президент Лех Качинский, аның хатыны һәм тагын 94 Польша вәкиле белән хушлашу мөрәсиме үтте.

Башкаланың Пилсуд мәйданында 96 корбанның сурәте урнаштырылды. Каза булган вакыт – иртәнге 8 сәгать 56 минутта – бар Польша буйлап сиреналар яңгырады, чаңнар сукты. Матәм чарасында йөзләгән мең катнашты.

Качинскийларның җеназасы якшәмбе Краковта үтәчәк. Исландиядән таралган көл болыты аркасында кайбер рәсмиләр җеназага килә алмаска мөмкин диелсә дә, мәрхүм президентның гаиләсе җеназаны кичектермәде.

Рәсмиләр әйтүенчә, әлегә бер җитәкче дә җеназага килүдән баш тартмаган. Краков һава аланы 40лап илдән очкыч кабул итәргә әзерләнә. Польшаның һава идарәсе 6 чакырымнан түбән очкан очкычларга һава ачык булачак ди. Җеназага килергә җыенган рәсмиләр арасында Кушма Штатлар, Русия, Чехия, Словакия һәм Эстония җитәкчеләре бар.

XS
SM
MD
LG