Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:08

Көл болыты аркасында Европаның зур өлешендә очышлар туктатылды


Прага – Исландия янартавыннан таралаган көл болыты аркасында шимбә көнне Европаның 23 илендә очышлар башкарылмады. Һава аланнарын япкан илләр арасында Британия, Франция, Бельгия, Германия, Швейцария, Польша, Беларус, Украина. Европаның һава идарәсе мәгълүматына караганда, җомга көнне барлыгы 16 меңләп очыш туктатылган, бар очышларның өчтән икесе.

Итар-Тасс мәгълүматына караганда, Русиянең 15 һава аланында Европа илләренә барасы 136 очкыч туктатылган. Казан һава аланыннан Истанбул һәм Франкфуртка барасы ике очкыч юлга чыкмаган.

XS
SM
MD
LG