Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган: Таулы Карабах низагы чишелми торып, чикләр ачылмаячак


Анкара – Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган, Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасындагы низаг чишелми торып, Төркия Әрмәнстан белән чикләрен ачмаячак, дип белдерде.

«Анадолу» хәбәрләр агентлыгы Эрдоганның “Таулы Карабахның басып алынуы дәвам иткән мәлдә без бу адымга бармаячакбыз” дигән сүзләрен китерә.

Төркия белән Әрмәнстан арасында чикләрне ачу узган елның октябрендә имзаланган ике ил арасында дипломатик бәйләнешләр урнаштыру турындагы килешүнең бер өлеше булып тора. Бу килешүне ике илнең парламентлары расларга тиеш.

Төркия Әрмәнстан белән чикләрен 1993 елда әрмән сеператистлары Таулы Карабахны басып алганнан соң ябып куйган иде.
XS
SM
MD
LG