Accessibility links

Рим Папасы педофил руханиларны җавапка тартырга вәгъдә итте


Валетта – Мальтада сәфәрдә йөрүче Рим Папасы Бенедикт XVI педофил католик руханилары корбаннары белән алдан каралмаган очрашу үткәрде.

Ватикан сүзчесе Федерико Ломбарди сүзләренчә, Рим папасы корбаннар сөйләгәнен ишеткәннән соң, әрнү һәм оят хисләре кичергән.

Папа җенси көчләү очракларын тикшереп, гаеплеләрне җавапка тартырга вәгъдә иткән. Киләчәктә яшүсмерләрне бу күренешләрдән саклау өчен чаралар күреләчәген әйткән.
XS
SM
MD
LG