Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенка Бакыевка сыену тәкъдим итте


Минск – Беларус президенты Александр Лукашенка, Беларус Кыргызстанның бәреп төшерелгән президенты Корманбәк Бакыевны сыендырырга әзер, дип белдерде.

Интерфакс хәбәр итүенчә, Лукашенка Бакыевның хәзерге вакытта гаиләсе белән Казакъстанның көньягында булуын раслаган.

Кыргызстанның үзендә Бакыев һәм аның якыннарына карата җинаять эшләре ачылган. Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте белдерүенчә, бу эшләрне бәйсез халыкара комиссия тикшерәчәк.

Вакытлы хөкүмәтнең беренче вице-премьеры Алмазбәк Атамбаев, якын арада барлык сәяси тоткыннарга ярлыкау игълан ителәчәген хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG