Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша президенты Краков сараенда җирләнде


Польша президенты Краков сараенда җирләнде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:50 0:00

Польша президенты Лех Качинский һәм аның хатыны Мария якшәмбедә Краковта Вавель сараенда җирләнде. Качинскийлар Польшаның башка югары рәсмиләре белән бергә 10 апрель көнне Катынь корбаннарын искә алырга барганда Смоленск янында очкыч казасында һәлак булган иде.

Лех һәм Мария Качинскийны соңгы юлга озату өчен Краков урамнарына 150 меңнән артык кеше җыелды. Җеназа барышы шәһәрнең төрле урыннарында урнаштырылган зур экраннарда күрсәтелде.

Мариацкий чиркәвендә үткән җеназа йоласыннан соң матәм кәрваны Вавель сараена юл алды. Бу сарайда Польшаның патшалары, бәйсез Польшаның беренче җитәкчесе Йозеф Пилсудский җирләнгән. Качинскийларны анда җирләү карары җәмгыятьтә каршылыклы фикерләр тудырды.

Җеназада берничә илнең җитәкчесе катнашты, шул исәптән, Русия президенты Дмитрий Медведев.

Ләкин күп кенә башка илләр, шул исәптән, АКШ, Канада, Франция, Германия, Британия, Испания, Төркия, Швеция, Финляндия җитәкчеләре Исландия янартавыннан таралган көл болыты аркасында юлга чыга алмады.

Качинскийлар 10 апрель көнне Катынь корбаннарын искә алу чарасына барганда очкыч казасында һәлак булды. Президент очкычы куе томан шартларында Смоленск һава аланына төшкәндә казага тарыды. Очкычта Польшаның югары рәсмиләре, барлыгы 96 кеше бар иде. Барысы да һәлак булды.

Медведев: Катынь фаҗигасе – Сталин җинаяте

Бу фаҗига полякларда тирән хәсрәт хисләре уятты. Президентының нәкъ менә Катынь корбаннарын искә алырга барганда һәлак булуы хәсрәтне тагы да көчәйтте. Катынь вакыйгасы поляк халкы хәтирәсендә тирән яра. 1940 елда Катынь урманында меңләгән поляк офицеры һәм зыялының НКВД тарафыннан атып үтерелүен рәсми Мәскәү озак еллар яшереп килде.

Бүгенге җеназа вакытында Краков архиепискобы Станислав Дзивиш Русия президентына мөрәҗәгать итеп, бу фаҗига Русия һәм Польша халыкларын берләштерер дигән өмет белдерде.

Русия президенты Дмитрий Медведев Итар-Тасс агентлыгына биргән әңгәмәсендә, “безнең тарихта төрле чорлар булды, бу фаҗига безнең халыкларны якынайтты, хәзер без иң авыр мәсьәләләрне чишә алабыз, шуларның берсе – Катынь”, диде. “Русия хөкүмәте моңа үз карашын инде әйтте, Катынь фаҗигасе ул – Сталин һәм аның әшнәләре кылган җинаять”, диде Медведев.

Польша президенты вазыйфасын башкаручы Бронислав Коморовский, “без дистә еллар буе Катынь турында дәшмәскә мәҗбүр булдык, хакыйкать өчен зур бәя түләдек, хәзер Смоленск фаҗигасеннән соң, Катынь турында бар дөнья сөйли, Русия безгә 1940 ел вакыйгалары турында тулы мәгълүматны бирер дип өметләнәбез”, диде.
XS
SM
MD
LG