Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:52

Омскиның Орган һәм камера музыкасы залында татар композиторларының классик җырлары яңгырады. Аларны Омски филармониясе артисткасы Әлфия Рубцова башкарды.

Себер ягында бик үк еш булмасалар да, кайбер татар артистлары концертлар белән килеп китәләр. Омскида, мәсәлән, концертлар белән Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Азат Тимершәех, Зөһрә Шарифуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, Зөфәр Хәйретдинов һәм башка танылган җырчыларның булганнары бар.

Җирле үзешчән коллективлар да халыкны җырсыз-моңсыз калдырмыйлар. Шәһәрдә дә, өлкәнең авыл-районнарында да концертлар куялар.

Әмма, әйтергә кирәк, концертлар асылда эстрада концерты, яңгыраган җырлар күбрәк эстрада җырлары була. Андый концертларда татар композиторларының классик әсәрләре яңгырамый диярлек.

Узган шимбә көнне Омски тамашачысының классик әсәрләр тыңлау мөмкинлеге булды. Шәһәрнең Орган һәм камера музыкасы залында татар композиторларының классик әсәрләреннән торган концерт булды. Аны Омски филармониясе артисткасы Әлфия Рубцова әзерләде.

Әлфия Рубцова Омскида туып үскән, җыр сөюче Зәримә һәм Самат Хайруллиннар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Кечкенәдән татар җырлары ишеткән, үзе дә җырларга яраткан. Мәктәптә һәм шәһәрдә оештырылган күптөрле җыр бәйгеләрендә катнашкан, төрле дәрәҗәдәге дипломнар алган.


Мәктәпне Әлфия алтын медаль белән тәмамлаган. Аның алдында нинди һөнәр сайларга дигән сорау тормаган, бары тик кайсы уку йортына керергә дигән сорау гына килеп баскан. Югары белемне ул Уфада алырга теләгән. Әмма документлар бирергә соңлаган. Аннары Омскиның Шебалин исемендәге музыка училищесына укырга кергән. Бер ел узгач, Чиләбегә киткән, анда да музыка буенча укыган. Мәскәүдән килгән комиссия аны тыңлап караган, талантлы дип тапкан һәм Петербурга, консерваториягә барырга тәкъдим иткән. Шулай итеп, Әлфия ханым Петербурда укый башлаган. 1996 елда аны тәмамлап, Омски филормониясенә эшкә урнашкан.

Озак еллар Әлфия ханымның репертуарында татар җырлары булмый. Бары тик 14 ел үткәннән соң гына ул татар җырларыннан торган концерт программасы әзерләргә алына.

Әлфия ханымның программасы “Матур булсын бу тормыш” дип исемләнә. Концертта ул танылган композиторлар Рөстәм Яхин, Заһид Хәбибуллин, Алмаз Монасыпов, Мирсәет Яруллин әсәрләрен һәм татар халык җырларын башкара.

“Программаны әзерләгәндә мин татар җырларына кабат гашыйк булдым, Рөстәм Яхин үзенең җырларын минем өчен язган кебек тоелды”, ди Әлфия ханым.

Рөстәм Яхинның Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язган “Китмә, сандугач” җыры Әлфия ханымның күңеленә аеруча бихуш килгән. Концерт барышында бу җырны ул үтә хисләнеп башкарды.


“Программа әзерләргә миңа хезмәттәшләрем булышты. Фортепианода уйнаучы да, гитарачы да, баянчы да, башка милләттән булсалар да, татар җырларын яраттылар, үз иттеләр. Алар белән эшләргә җиңел булды миңа”, ди Әлфия ханым.

Концерт барышында алып баручы Татьяна Юрьева татар халкының йолалары, милли бәйрәмнәре, татар халык әкиятләре турында сөйләде, тәэсирле итеп кайбер әсәрләрнең рус телендә тәрҗемәләрен укыды.

Тамашачы концертны җылы кабул итте. Соңыннан күпләр, артистлар янына килеп, рәхмәтле булуларын белдерделәр, мондый концертларны киләчәктә дә оештырып торуларын сорадылар.

Артистлар да тамашачыларга рәхмәтле иделәр. Бу программаны көз көне тагын бер мәртәбә кабатларга ниятләүләре, аннан соң татар, башкорт һәм казах җырларыннан торган яңа программа әзерли башлаячаклары турында әйттеләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG