Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бишкәк янында бәрелешләр булды


Бишкәк янында җир тартып алу омтылышы сәбәпле чуалышлар булып алды. Нәтиҗәдә бер кеше яраланды.

Азатлык радиосы хәбәрчесе әйтүенчә, дүшәмбе иртән агач һәм тимер таяклар белән коралланган бер меңләп яш кеше Кыргызстан башкаласы янындагы Маевка бистәсендә җир биләмәләрен тартып алырга маташкан. Алар үз юлларында очраган кешеләргә ташлар аткан, машналарны әйләндергән һәм яндырган, җирле хакимият бинасын яндырган.

Бу төркемне тынычландыру өчен башкаладан милиция һәм махсус көчләр җибәрелгән.

XS
SM
MD
LG