Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:35

Чит илдән Казанга укырга килгән татар кызы Лилиана Газизова иҗаты белән зәвыкълы яшь җырчылар рәтенә керергә уйлый.Әлегә ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының 4 курсында укый.


Лилиана сине чит илдән Казанга килгән татар кызы дип әйтәләр, бу дөресме?

Әйе, мин Латвиядән килгән татар кызы. Бәләкәй чактан татар халкы белән горурланып үстем. Хәзе мәдәният һәм сәнгать университетында укыйм. Иң зур теләгем - талантлы татар җырчысы булу. Татар җырларын бөтен дөньяга танытырга, яңгыратырга телим.

“Hello Jurmala” фестивалендә


Әти-әниләрең кемнәр, әллә алар да җырлыймы?

Безнең татар халкы ул бик моңлы халык, әти-әниләрем дә җырга-моңга битараф түгел. Алар чыгышлары белән Башкортстанның Бүздәк районыннан. Әтием Финат хокук сакчысы булып эшли. Ул Ахун авылында туа. Әнием зур гына оешма идарәчесе, ул Түреш авылыннан.

Бер-берсе белән алар кая таныша соң, Ригага килгәнчеме?


Алар Башкортстанда пионерлар аланында таныша. Ул вакытта әниемә 10, әтигә 12 яшь була. Алар бер-берсен беренче күрүдә үк нык ошаталар. Әтием велосипед белән көн саен Ахун авылыннан 7 чакрым юл үтеп Түреш авылына әнине күрергә килеп йөри.

Казанга кайчан килдең?

2006 елда Рига шәһәрендә Сабантуй һәм Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль үтте. Аңа хәтле Бөтендөнья татар конгрессының күчмә

“Hello Jurmala”дагы онытылмас мизгелләр

утырышы булды. Безгә килгән кунаклар арасында Илһам Шакиров белән Венера Ганиева да бар иде. Минем әлеге чарадагы чыгышым Венера ханымга ошады һәм без танышып киттек. Мәктәпне тәмамлагач кая укырга керергә теләвем белән кызыксынды. Мин ул вакытта 12 сыйныфта укый идем, Латвия мәктәпләрендә 12 ел укыйлар. Үземнең иң зур теләгемне әйткәч, ул мине Казанга укырга чакырды.

Нинди җыр бәйгеләрендә катнашырга өлгердең?

2008 елда Латвиядә “Hello Jurmala” исемле халыкара җыр фестивалендә катнашып зур гына бүләккә ия булдым. Төрле телләрдә чыгыш ясадым, шулай ук татар телендә Дамир Гыйсметдиннең “Күңелең сынмасын” җырын башкардым. Анда руслар, латышлар бу телне аңламасалар да җырның моңын, эчтәлеген тоя алдылар. Кайберәүләрнең күзләрендә яшьләр күренде, хәтта бер рус апасы яныма килеп, җылы сүзләр әйтеп калфак бүләк итте.

Күбрәк нинди җырлар башкарасың?

Халык җырларын, татар классик композиторларының әсәрләрен үз итәм. Соңгы вакытта җырларны махсус яза башладылар. Аеруча Дамир Гыйсметдиннең “Ялгыз әткәй” җырын яратып башкарам.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG