Accessibility links

Кайнар хәбәр

Террорчылык эшләрен утырышчылар мәхкамәсе карамаячак


Русия конституцион мәхкамәсе террорчылык, шпионлык, чуалышлар һәм хакимиятне көч белән тартып алуда гаепләнүчеләрне утырышчылар мәхкамәсе карауны тыю турындагы карарны гамәлдә калдырды.

Мәхкамә карарында бу тыюның конституциягә каршы килмәве һәм ватандашларның мәхкамә яклавына хокукларын бозмавы әйтелә.

Мәхкамә бу эшне Свердлау өлкә мәхкамәсе һәм берничә кеше мөрәҗәгате нигезендә караган.

Мөрәҗәгать итүчеләр арасында 2005 елда Нальчикка һөҗүм итүдә гаепләнүчеләр дә булган.
XS
SM
MD
LG