Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:16

Яшь буында милли үзаң тәрбияләү өчен халкыбызның милли дәүләте булырга тиеш. Бу бәхәссез фикергә каршы килүчеләр милли үзаңы булмаган халык дәүләт тә төзи алмый, милләт буларак та сакланмый ди.

Римзил Вәли. Татар милләтенең кыйбласы, аның яшәү рәвеше һәм кем артыннан, кайсы якка таба хәрәкәт итүе турында соңгы вакытта бәхәсләр еш кабынып китә. Бүген сүзебез милли үзаң, аның милләтне саклаудагы әһәмияте, аны үстерү юллары турында барыр.

Үзаң кешенең кая торганын, кем булуын, эчке, рухи, иҗтимагый үзенчәлекләрен күрсәтүче төшенчә. Үз-үзеңне аңлау, үзеңнең кем булуыңны хәл итеп, нәкъ шул рәвешкә тәңгәл булырга тырышу да.

Бу тормыш театрында берәүләр патша булып туа, икенчеләр вәзир, өченчеләр хезмәтче яки кол. Урыслар, татарлар, инглизләр һәм төрле милләт вәкилләре бар. Берәү академик, икенчесе әлифне таяктан да аермый. Берәүләр чәчәк үстерә, икенчеләр гаскәри.

Менә шушы төрлелек арасында иң мөһимнәрнең берсе – милләт. Һөнәрне, фиркане, дәүләтне, сәяси карашларны үзгәртеп була, ә милләт ата-анадан, яшәү мохитеннән һәм кешенең үзенең йөрәгеннән, күңеленнән килә.

Ни кызганыч, соңгы елларда глобализация һәм милли сәясәт тәэсирендә хәтта милләт дигән нәрсә дә югала, яисә үзгәрә башлады. Яшь буын ата-анасының туган телен, милләтен онытса, ул башка милләт кешесенә әйләнмичә, ниндидер аңлашылмый торган затка әверелә башлады.

Менә шушы милли үзаңның ничек саклануы, аның нинди төсмерләргә ия булуы, киләчәктә безне ниләр көтүе турында язучы Айдар Хәлим, журналистлар Илфак Шиһапов, Рәфис Җәмдихан, Данил Сәфәров, Алия Сабирова һәм телевидение тапшырулары аша халыкка таныш Ләйсәнә Садретдинова һәм Зөлфәт Зиннуровларның фикерләрен тыңлыйк.

Алия Сабирова.
Мәсәлән, кеше нинди һөнәргә үз-үзен багышлаган яки үзен хатын-кыз итеп сизгән кебек үк, милли үзаңны мин кешенең бер сыйфаты дип саныйм. Кеше үзен нинди милләтнең бер өлеше итеп сизә икән, димәк ул шул милләт кешесе.

Римзил Вәли.
Һәр кеше – ул адәм баласы, җир баласы, Русиядә, Татарстанда, Уралда, я булмаса Иделдә яши. Ләкин татар, яки рус, яки башкорт, яки чуаш дигәне бары тик үзаңнан гына тора. Әлбәттә, миләттне тел билгели дибез. Ләкин үзаң - кешенең йөзе һәм кызганычка каршы, җимерелеп бара торган нәрсә. Глобализация дигән күренеш, милли сәясәт, милли үзаңны киметә, хәтта татар телен белгәннәре дә үзаңнарын югалткан булып чыга. Минемчә, аны югалтмау педагогларның, журналистларның, галимнәрнең эшләрендә төп максат булырга тиеш. Әлегә милли үзаңның кимүе - бу фаҗигале бер авыр чир.

Айдар Хәлим.
Глобализацияне артык куркыныч итеп күрсәтергә кирәкми. Глобализация даими рәвештә булды һәм булачак. Телефон глобализация, радио глобализация – бөтенесе глобализация. Безгә шул глобаль шартларда милли үзаңны саклау юлларын эзләргә кирәк.

Йолдыз Миңнуллина.
Милли үзаңга кул салу абстракт әйбер түгел, ул гади күренешләрдә, көнкүрештә чагыла торган әйбер. Мәсәлән, син Мәскәүдә йөргәндә татарча сөйләшүне ишеткәч, үзеңнең татар икәнеңне сизәсең һәм сиңа күңелле булып китә.

Икенче очрак, мисал өчен, синең оныгың татарча аңламый. Аңа нәрсәдер җиткерергә телисең, татарча аңламаганына көясең. Ләкин аның татарча белмәгәненә көймисең бит, синең сүзеңне аңламаганга борчыласың.

Айдар Хәлим.
Көйсә ул аны өйрәтәчәк. Көйми шул. Кеше берничек тә борчылмый. Борчылмаганга күрә шул проблема туа да. Без һәрвакыт борчылып торырга тиеш.

Йолдыз Миңнуллина.
Ни өчен борчылмый? Әгәр бу кеше башка телдә дә аралаша ала икән, борчылмый. Әгәр башка телдә бер сүз дә әйтә алмаса, билгеле, борчыла башлый.

Фердинант Сәләхов. Үзе татарча белә, ә баласына шуны бирми бит. Ә соңыннан шул ук онык: “Нишләп, әни, әби мине татарча өйрәтмәдең?” дип әйтә. Алдагы көнне дә уйларга кирәк.


Рәфис Җәмдихан. Минемчә, милли үзаң милли яшәешнең бер түбәтәе генә. Милли мохит, милли яшәеш, мәсәлән, шул ук мәхәллә булып оешу, ягъни милли тормыш абстракт төшенчә генә түгел, ә яшәеш формасында булганда милли үзаң үзеннән-үзе барлыкка килә. Милли яшәеш системасы - ул өчпочмак белән пәрәмәч ашау гына түгел, шул ук мәхәллә булып яшәү системасы да.

Айдар Хәлим. Әгәр оныгыңмы, балаңмы үз телеңдә җавап бирә алмаса, ниндидер эчке көю, борчылу туа, дип дөрес әйттегез сез. Шушы борчылу нәрсә соң ул? Кешедә үз милләте өчен борчылу булсын өчен, аның дәүләтчелеге кирәк. Дәүләтчелегебез булмагач, соңгы 80 елда, дәүләтебез дә булмады, туган телебезне укытудан да тыйдылар, динне тыйдылар.

Шулай итеп, без бүгенге азчылыкка килеп чыктык. Ягъни хәзер, дәүләтебез булмаган шартларда, милли телебезнең, милли аңыбызның бөтен куркынычы иң соңгы стадиясына җитте.

Гомумән, куркыныч биш стадиядан тора диләр: башлангыч куркыныч, көчәя барган куркыныч, уртача куркыныч, нык көчәйгән куркыныч һәм башкалар. Менә без хәзер телебез бетүнең, милләтебез бетүнең иң куркыныч стадиясында. Минем фикеремчә, Татарстан дәүләте, татар милләтен этник яктан һәм мәдәни яктан коткару программасын булдырырга кирәк. Бу мәсьәләдә яңа җитәкчелеккә киләчәктә бәргәләп яхшы итеп эшләүдә уңышлар телибез.

Данил Сәфәров.
Милли үзаң дигәндә, минем Казаннан, Татарстаннан читтә яшәүче татарларны һәм республикада яшәүчеләрне чагыштырып карыйсы килә. Бездә, Казанда, Татарстанда нинидидер мескенлек бар. “Әй, бездән булмый инде, русны куып җитә алмыйбыз”, дип ниндидер ярышу, кимсенү дә бар.

Читтә татар авыллары ничек яшәп ятканын газетадан укып та, телевизор карап та беләбез. Алар бер-берсе белән берләшеп, аралашып яшиләр. Меценатлар, югары дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр күп. Алар татар булулары белән горурланып яши. Милли үзаңда икесе ике төрле капма-каршы тенденция бар.

Ләйсәнә Садретдинова.
Менә бетәбез, бетәбез дигән сүз миңа бердә охшамый. Менә бу “бетәбез” дигән сүз – ул дөрес түгел. Сүз дә юк, бетәбез дигән саен бетәргә мөмкин. Минем фикеремчә, безнең бөтен әйбер үзебездән тора.

Менә мин дөнья буйлап бик күп йөрим. Татар тотып карамый ышанмый дигән сыман, кайда гына барсам да кызыксынып, күреп кайтам. Һәм мин горурланып кайтам! Юк, бетмибез, без шундый күп! Казанда без үзебезнең асылны аңламыйбыз, кадерен белмибез. Телебезнең дә кадерен азрак беләбез. Үзебезнең гореф-гадәтләребезне дә, мохитебезне дә, без ничек рәхәт яшәгәнне дә аңлап бетермибез.

Ә чит төбәкләргә баргач, “Без бит татарлар менә шундый” дигән сүзләренә горурланып кайтам. Һәрбер тапшыруда мин аны җиткерергә тырышам. Күп кенә кеше: “Гел яхшыны гына күрсәтәсең, алай булмый инде, аның проблемалары да, авырлыклар да бар”, дип әйтә. Сүз дә юк, проблемалар да бар. Әгәр дә без начарлыкны күрсәтәбез икән, шул начарлык үрнәк була. Әгәр дә без яхшылык күрсәтәбез икән – шул яхшылык үрнәк була, минемчә. Ләкин без бетмибез.

Илфак Шиһапов.
Без күптән түгел Оренбур өлкәсеннән кайттык. Дала арасында югалган Яфар дигән авылда булдык. Авылга кергән вакытта ферма диварына икешәр метрлы хәрефләр белән “мишәр” дип язылган. 303 йортлы авылга концерт куярга бардык. Авыл халкына син татар түгел дисәң, күзеңне чокып чыгара.

Башкорт дип саналган авылларга исем китте. Уфага барып, БСТ каналын карар өчен кабель телевидениесын үткәргәннәр, КамАЗ белән китаплар ташыйлар.

Тишков институтыннан мишәр авылларына ике хатын килеп йөргән, диләр. “Сез бит мишәрләр” дип әйткәч, аларны куып чыгарганнар. Алар татар мәктәпләре булмаса да, татарча сөйләшәләр, татарча яшиләр.

Римзил Вәли.
Бездә милли үзаң өчен дәүләт кайгыртырга тиеш дигән сүзләр бар. Шуңа 100% каршы чыгам. Уйлап карыйк, чегәннең дәүләте бармы? Киресенчә, идеаль милли шартлардагы кешеләрнең милли үзаңнары бетә. Менә мин бер заман Арчага, Татарстанның үзәгенә килдем. Нинди милли үзаң булсын анда? Казанга килеп яки Мәскәүгә барып берәрсе армияга эләксә, шунда татар буларак уяна.

Милли үзаң өчен һичшиксез кысарга, милли яктан рәнҗетергә һәм ниндидер түбән җанвар икәнеңне исбатлап исенә төшергәндә, ул берничә мизгелдә уяна да. Милли горурлык - ул башка әйбер, ә милли үзаң, кызганычка каршы, бары тик дискомфорт шартларда саклана. Димәк, шушы милли кысылу аркасында һәм милли хәтер аркасында сакланганбыз, дип уйлыйм.


Айдар Хәлим.
Дәүләт булу – ул тезис, аксиома. Дәүләте булмаган халыкларда, әгәр дә ул милләттә үзаң булса, дәүләт ролен тел үти. Мин бер тапкыр чеченнән: “Сез туган телегезне беләсезме?” дип сорадым. Ул шул кадәр үзгәрде, каралып чыкты. Кеше үз туган телен белмәскә мөмкин түгел, диде. Ә мин әйтәм, 100 татарның 80е булмаса, бер 70е менә мин бит татарча укымаганмын, мин туган телемне белмим, дип гафу үтенүдән башлый.

Әгәр дә дәүләтчелек булмый икән, тел дәүләт ролен үтәргә тиеш. Бездә телебез дә дәүләт ролен үти.

Мин монда килер алдыннан безнең үзаң кайда бар, кайда юк икәнен бик күп телескоплардан карадым. Минемчә, кызганычка каршы, татарларның үзаңы төрле төбәктә төрлечә. Казанда карашы һәм татарлыгының төрлечә булуы, әлбәттә, Казанның милли үзаңының бик түбән булуына бәйле. Мин космик телескоптан карадым, ә ул менә күрсәтмәде.

Алла Тәгалә миңа мәктәп телескобыннан карарга кушты. Мәктәп телескобыннан карадым - татарларның иң түбән үзаңлы урыны ул Казан һәм аның хөкүмәте. Шуңа күрә безнең министрлар татар телен яратмый, татарча сөйләшми һәм татар телендә ике теллелек турында театр уйнаган булып “Хәерле кич, хөрмәтле милләттәшләр!”дип башлыйлар да, калганын русча сөйләп, милләтне телсез калдырдылар.

Рәфис Җәмдихан.
Дәүләтчелек мәсьәләсендә, без шундый “халявщик” милләткә әйләнеп барабыз, читтәге татарларга Татарстан ни өчендер гел ярдәм итәргә тиеш. Ләкин, әрмән, яһүдләр үзләренең дәүләтләренә, киресенчә, читтә яшәп ярдәм итәләр. Әрмәнстанның бөтен икътисады читтә эшләгән әрмәннәрнең кергән акчасыннан тора. Без, татарлар, гел Казаннан нәрсәдер өмет итәргә түгел, ә киресенчә, үз дәүләтчелегебезне ныгытыр өчен эшләргә кирәктер.

Икенчедән, әгәр безнең зур дәүләтебез булмый икән, кечкенә дәүләтләр ясыйк. Мин Чуашстанның Тукай авылын тикшерәм. Бөтен колхоз җирләрен мәчеткә теркәделәр. Ягъни бу җирнең, бу байлыкның хуҗасы - халык. Моны беркем килеп сатып алалмый, халык хуҗа. Шул кечкенә дәүләт ясап, үз мәдрәсәләрен тотып, юлларын, капкаларын ясап яталар. Мәдрәсәдә укыган 70-80 бала Казанга сәяхәткә килә. Аны авылның иҗтимагый шурасы оештыра.

Зөлфәт Зиннуров.
Димәк, читтә яшәүче татарлар, безнең Казандагы кебек “безгә булышырга тиешләр” дип ятмый, ә үзләре тырышып, үзебез булдырырга тиеш дип саныйлар. Ул шулай булырга тиеш. Чыннан да, Казанда “халявщик” татарлар яши дип дөрес әйтәләр.

Бер 7 ел элек мин дискотекалар оештыру белән шөгыльләнә идем. Ул вакытта татар дискотекалары дигән әйбер бик ят бер нәрсә иде. Оештырганда без 70% русча һәм чит ил җырлары, 30% татар җырлары куя идек. Татарчаны гына куйсаң, кеше йөрми иде. Хәзер, Аллага шөкер, татар дискотекаларында бер рус җыры да, чит ил җырлары да яңгырамый.

Ләйсәнә Садретдинова. Казанда хәзерге яшьләр бик матур татарча сөйләшә, алар мохитне дә булдыра, миңа бу ошый. Без үскәндә, яшь чакта ана телебездә сөйләшергә рөхсәт юк иде. Әмма, без сөйләшергә тиеш булганбыздыр... Без ул вакытта көчсезрәк булганбыз, хәзерге яшьләр көчлерәк. Без барыбер күтәреләчәкбез, Алла боерса, монда да, чит төбәкләрдә дә яшәячәкбез.

Илфак Шиһапов.
Теоретик яктан бөтенесен дә беләбез, эшләүче генә юк. Менә Зөлфәт татар дискотекалары турында әйтеп китте. Чынлап та, ул вакытта авыр иде. Хәзер көненә икешәр дискотека үтә. Минем әйтәсем килә, дәүләткә ышансаң, булмый ул.

Рәфис Җәмдихан.
Безнең халыкта милли үзаң алай ук түбән түгел. Дистә меңнәрчә тиражы белән чыккан газетлар һәм аларны укучы бар. Татар телендә дисклар, китаплар чыгып тора. Безнең нигезебез бар.

Римзил Вәли.
Гап-гади төшенчә педагогик һәм академик сүз – “милли үзаң” каршылыклы фикерләр, кызу бәхәс уятты. Милләт һәм дәүләт беренчелме, әллә һәркемнең күңелендә яшәүче милли үзаң милләтне саклаучы, дәүләт төзергә ярдәм итүчеме? Берәүләр, дәүләтебез булмагач, милләтебез таркала дип пошына, икенчеләр чечен һәм чегәннәр мисалына игътибар итә.

Кайвакыт хәтта изелү, кысрыклау да, милли аңны уятып, сискәндереп җибәрә. Милләтеңнең бәхете, бердәмлеге өчен, үз-үзең булып калу өчен теләсә нинди сынауларны үтәргә торучылар да, ата-баба рухиятен оныта башлаган маңкортлар да үз кардәшләребез. Алар турында һәм эчке дөньябыз турында да турысын әйтеп сөйләшергә бик кирәк дигән нәтиҗә бүген үзеннән үзе ясалды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG