Accessibility links

Кайнар хәбәр

Метшин урынына Фәрдиев сайланды


Илшат Фәрдиев
Илшат Фәрдиев

Түбән Кама хакимияте башлыгы Айдар Метшин Татарстанның әйдәп баручы ширкәте “Түбәнкаманефтехим” берләшмәсенең мөдирләр шурасыннан чыгарылды. Биредә аның урынын “Татэнерго” башлыгы Илшат Фәрдиев алды.

22 апрель якынлашкан саен республиканың сәясәт белгечләре югары җитәкчелектә булган кадр алмашынуларын премьерлык тәхете белән бәйләп карарга тырыша. Пәнҗешәмбе Дәүләт Шурасы җыелышында республика хөкүмәте белән кем җитәкчелек итәчәге билгеле булачак. Әмма әлегә фаразлар дәвам итә.

Метшиннарны югары җитәкчелектән ерагайталар

Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов фикеренчә, президент Миңнеханов Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшинны республиканың югары җитәкчелегеннән чикләргә тели.
Айдар Метшин

“Түбәнкаманефтехим” бюджетның күпчелек өлешен тәшкил итүче ширкәт булуын искә алганда, аның мөдирләр шурасы әгъзасы булу дәрәҗәле урын. Айдар Метшин республика президенты урынына өметләнсә, Русия президенты Дмитрий Медведевнең кадрлар исемлегенә керсә дә Миңнеханов арбасына утыртылмады. “Түбәнкаманефтехим”нан чыгуы, аның Түбән Кама хакимияте башлыгы вазыйфасыннан китәчәген дә аңлата ала. Минемчә, анда кире Илсур Метшин кайтачак. Бәлки Түбән Кама белән Илшат Фәрдиев җитәкчелек итәр. Әмма Татарстанда энергетика министрлыгы төзеләчәк дигән сүзләр йөри. Имеш, Фәрдиев энергетика министры һәм вице-премьер булачак.

Якындагы ике елда Казан төзелеш тармагында 200 миллиард сумны үзләштерергә тиеш. Миңнеханов Метшинның эше белән канәгать булмыйча, аны гел эшләрне вакытында башкармауда тиргәп килә. Универсиаданы Миңнеханов үз проекты буларак кабул итә. Бу чараның Сочида узачак олимпияданың репетициясе буларак кабул итсәк, Миңнеханов аңа аеруча зур игътибар бирә. Шуңа күрә ул Казанга яңа сулыш кертә алырдай җитәкче билгеләмәкче. Төрле сүзләргә караганда бу артта калучы районнардан саналган Норлатны аякка бастырган, бүгенге көндә Дәүләт Думасы депутаты булып эшләүче Фатих Сибагатуллин булырга мөмкин”, ди Рәшит Әхмәтов.

“Нижнекамскнефтехим” мөдирләр шурасында ятлар юк

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары, икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко сүзләренчә, икътисадның нигезен тәшкил итүче ширкәтләрнең мөдирләр шурасына гади кешеләр кертелми.
Рөстәм Миңнеханов, Марат Сафиуллин, Владимир Бусыгин

“Монда керүчеләр билгеле бер мантыйк буенча сайлана. Алар үзенчә хакимият вәкилләре булырга тиеш. Кече һәм урта эшмәкәрлектә мондый шартлар күзәтелмәсә, бюджет булдыручы ширкәтләрдә хакимият һәрчак үз кешеләрен күрергә тели”, ди Хоменко.

Мөдирләр шурасында болай да хакимият мәнфәгатьләрен кайгыртучы 3 кеше кергән. Алар: Татарстан премьер-министрының нефть, газ, химия мәсьәләләрендә киңәшчесе Ринат Сабиров, финанс министры Радик Гыйззәтуллин, Дәүләт киңәшчесе секретариаты җитәкчесе урынбасары Евгений Гришин. Барлыгы шурага 11 кеше керә. Рәис вазыйфасын элеккечә “ТАИФ” башлыгы Альберт Шиһабетдинов башкара.

Премьерлыкка яңа намзәт – Демидов

Татарстанда хакимият алмашынганнан бирле, республикада кем премьер булыр икән дигән сорауның тынганы юк. Фаразлар күп. Рәшит Әхмәтов, Сергей Сергеев, Фәндәс Сафиуллин кебек ирекле сәясәт белгечләре Илшат Фәрдиевне, Марат Әхмәтовны, Сергей Когогинны, Равил Моратовны да премьер итеп карады инде. Бу фаразлар төрлеләнә бара. Намзәтләр арасында яңа исем - Татарстан Дәүләт Шурасы рәисенең элекке урынбасары, хәзер хисап пулаты җитәкчесе Алексей Демидов исеме күренде. Рәшит Әхмәтов аны премьер урынына дәгъвалый.

“Миңнехановның икътисад эшләрен үзем алып барам дигән сүзләреннән чыгып караганда, Демидов аны канәгатьләндерүче намзәт. Ул ышанычлы, республикадагы вәзгыятьне аңлаучы, бюджетны белүче җитәкче. Моннан тыш президент урынына үрелмәячәк, хөкүмәттә дә мөһим кеше булмаячак. Аның урынбасарлары итеп Равил Моратов, Марат Әхмәтов билгеләнергә мөмкин. Бу җитәкчеләр турыдан–туры президент белән эшләячәк”, ди Әхмәтов.

Фаразларның дөрес, яки ялгыш булуы исә, 22 апрель көнне ачыкланачак. Шуннан инде Татарстанда кем - Миңнеханов, әллә Шәймиев такымы өстенлек итәчәге күренәчәк, ди сәясәт белгечләре.
XS
SM
MD
LG