Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда "Татар балалары җырлый" фестивале узды


Самар шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте 14нче татар балалары фестивален уздырды. Бәйрәм сәхнәсеннән 85 бала чыгыш ясады.

Тантананы алып баручы Наилә Сабирҗанова кереш сүзендә: "Әгәр мәктәп баласы үз телендә җыр көйләсә, шигырь сөйләсә - татарның милли тамырлары әле корымаган дигән сүз. Милләтемнең чишмәсе әле саекмаган дигән өмет уята.

Халкыбыз шәһәрдә үз телендә сөйләшмәсә югалачакбыз, чөнки татарның 80% шәһәрдә яши. Әти-әни баласы белән татар телендә сөйләшмәсә, гаилә татарлыгын югалта. Әби-бабай оныклары, туруннары белән татарча сөйләшмәсә-нәсел корый", диде.

Рифкат Хуҗин
Самар шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин: "Залда балаларның күп булуы куандыра. Һәр татар “Татарстан Яңа Гасыр” каналын карауны тәртипкә кертсен иде. Бу җыр гына түгел, бу тел өйрәнү мөмкинлеге дә. Бүген дөньяга интернет хуҗа. Самарда татарларының үз инетнет сәхифәсе дә бар. Шулай ук без өч газет чыгарабыз. Алар: “Бердәмлек”, “Азан”, “Ислам нур”. Татар телен өйрәнү өчен Самарда шартлар бар. Ялкауланмаска гына кирәк", диде ул үзенең чыгышында.

Һәр чыгыш ясаучы алкышларга күмелде. Ә 5 яшьлек Әдилә белән 6 яшьлек Фәритнең биюе залны таң калдырды.

Өч сәгатьлек тантана Ришад хәзрәтнең вәгазе белән тәмамланды. Ул үзенең чыгышын тулысынча балалар тәрбияләүгә багышлады.

XS
SM
MD
LG