Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа көл болытыннан төшкән зыянны саный


Көл чәчеп ятучы янартауның радар сүрәте
Көл чәчеп ятучы янартауның радар сүрәте

Исландиядәге янартауның көл болытлары сәбәпле Европа һава киңлекләренең очышлар өчен ябылуы Европага һәм бар дөньяга төрле яклап тәэсир итте. Очышларны яңарту өчен басым арта бара.

5 көнлек кризис очышлар сәнәгатенә йөзләрчә миллион долларлык зыян китерде, миллионнарча юлчы барасы җирләренә бара алмады, импорт һәм экспорт белән шөгыльләнүчеләргә дә зыян килде.

Европаның транспорт комиссионеры Сиим Каллас дүшәмбе журналистларга: Иминлек мәсьәләсендә бернинди дә чигенеш була алмый.
Эшчәнлек фәнни дәлилләргә нигезләнергә тиеш. Алга таба юл табу өчен килештерелгән Европа чишелешләрен эзләргә кирәк”, - диде.

Европа Берлеге илләренең транспорт министрлары очышлар чикләүләрен өлешчә бетерү мәсьәләсе турында сөйләшүгә җыела.

Европа һава киңлекләренең зур өлеше инде рәттән бишенче көн ябык. ИАТА очышлар сәнәгате төркеме Европаның очышларны тыюын тәнкыйтьләде һәм очышларны тиз арада яңартырга рөхсәт бирүне сорады.

Европа Берлегенең көндәшлек мәсьәләләре комиссионеры Жакуин Алмуниа Европаның бу хәлдән зыян күрүче һава ширкәтләре дәүләттән ярдам алуга хокуклы була ала диде. ИАТА әйтүенчә, очышларны тыюдан һава ширкәтләренә көненә 250 миллион доллар зыян килә.

Зур һава ширкәтләре инде сынау очышлары үткәргәнлекләрен һәм һавадагы көлнең зыяны сизелмәвен белдерә.

Шулай да АКШның бер югары рәсмие янартау көле сәбәпле НАТО хәрби очкычы моторының пыяла белән тыгылганлыгын әйтте.

Европа Комиссиясе көл болытының икътисадка һәм Европада сәяхәткә тәэсирен бәяләү төркеме төзи.

Халыкара сивиль очышлар оешмасы көл болытының тәэсире 2001 елның 11 сентябрендәге террор һөҗүмнәреннән соң очышларны туктату тәэсиреннән көчлерәк диде. Ул чакта АКШ һава киңлекләре 3 көнгә туктатылган иде.

Европада очышлар контроле идарәсе Евроконтроль әйтүенчә, пәнҗешәмбедән бирле 63 меңнән артык очыш булмый калган.

Евроконтрольнең башлык урынбасары Браян Флинн “Европаның 50 процентлап өлеше көл болыты куркынычы булган урыннардан читтә. Бу кайбер һава аланнарын һәм һава киңлекләрен ачу мөмкинлеге бирә. Бүгенге очышларның 30-35 проценты рөхсәт ителер дип өметләнәбез”, - диде.

Янартау көле сәбәпле Русиядән дә Европага очышлар туктатылды. Нәтиҗәдә Русиядән ул якка 400-ләп очыш булмый калды яки кичектерелде.

Русиянең унлап һава аланыннан 34 меңләп кеше очып китә алмады.

Юлчылар, кәсепчеләр һәм финанс базарлары өчен иң зур проблемала вәзгыятьнең билгесезлеге.

Британия очышлар туктатылу сәбәпле читтә калган ватандашларын илгә алып кайту өчен хәрби кораблар җибәрүен белдерде.

Һава ширкәтләренең хиссәләре бәяләре төште.

Кәсепләре очышлар белән бәйле булган ширкәтләр аеруча зур зыян күрә. Кениядән читкә чәчәкләр сатучы ширкәтләр көненә 2 миллион долларлык югалтуга дучар булуларын белдерә. Европа Берлегенә читтән китерелүче чәчәкләрнең өчтән бере Кениядән килә.

Очышларның туктатылуы дөньяның икътисадый кризистан чыгуын акырынайтачак нәтиҗәдә ягулыкка ихтыяҗ да артмаячак дигән борчылулар дөнья базарларында нефть бәясенең дә төшүенә сәбәп булды.
XS
SM
MD
LG