Accessibility links

Кыргызстанда хәл тотрыксыз булып кала


Бәреп төшерелгән президент Корманбәк Бакыев илдән китүгә карамастан, аның тарафдарлары дүшәмбе Кыргызстанның көньягында яңа протест чаралары уздырды. Шул ук вакытта Бишкәктә җир үзләштерергә теләүчеләр урамга таяклар тотып чыкты. Милиционерлар да үз дәгъваларын белдерә.

Алар Бишкәк янындагы Маевка авылында җир үзләштерергә тырышып чуалышлар тудырды, әмма җирле халык каршылыгына очраганнан соң, түрәләр белән сөйләшергә дип башкалага юл алды.

Бишкәктә йөзләрчә таяк беләк коралланган әлеге халык каршына мэр вазыйфаларын башкаручы Иса Омуркулов чыкты. Ул протестчыларга ташламалы ипотека кредитлары вәгъдә итте һәм аларның таләпләре канунсыз булуын әйтте. Ярсыган халык берничә сәгать барган чуалышлардан соң таралды.

Азатлыкның кыргыз редакциясе белдерүенчә, әлеге бәрелешләрдә катнашучыларның күпчелеге үз йортлары булмаган һәм Бишкәктә фатир яллап яшәргә мәҗбүр булган халык.

Җир котлыгы булган әлеге таулы төбәктә бу мәсьәлә кискен булып кала. Үз йортларын торгызырга теләүче кыргызлар өчен җир һәрвакыт бик мөһим булды.

Милиционерлар митингка чыкты
Бакыевны яклап каршылык чарасы узды


Шул ук вакытта элекке президент Корманбәк Бакыев тарафдарлары аның туган ягы Җалал-Абад төбәгендә каршылык чарасына чыкты.

Меңгә якын кеше үзәк мәйданда җыелып, вакытлы хөкүмәтне тәнкыйтькә тотты һәм Бакыев яклы шигарьләр кычкырды. Аларның кайберләре элекке президентны илгә кайтаруга чакыра торган өндәмәләр таратты.

Төрле митинглар шулай ук башка төбәкләрдә дә уза.

Ош шәһәрендә берничә йөз хокук саклаучылар хакимият бинасы янына килеп, яңа хөкүмәттән үз хокукларының яклануын таләп итте. Алар түрәләр милиционерларны сәяси максатта кулланырга тиеш түгел дигән фикерне җиткерде. Шулай ук эчке эшләр министры итеп Булат Шерниязовны билгеләүгә каршы чыкты. Милиционерлар аларның таләпләре үтәлмәсә, тәртип саклауга чыкмау белән янады.
Вакытлы хөкүмәт милиционерларның таләпләрен үтәде. Эчке эшләр министры вазыйфаларын башкаручы буларак Бакыт Әләмбәков билгеләнде.

Вакытлы хөкүмәтнең Кызыл-Кия шәһәренә яңа мэр куюы да халык арасында канәгатьсезлекне арттырды. Протестчылар яңа җитәкченең үз эш урынына уздырмаска тырышты.

Бакыев Казакъстаннан киткән

Кыргызстанның элекке президенты Бакыев Казакъстанга җомга кичен очты. Дүшәмбе илнең тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Ильяс Омаров Бакыевның Казакъстаннан да китүен әйтте.

“Ул монда килгәннән соң Тараз шәһәрендә урнашты. Күпмедер вакыт булганнан соң ул безнең илдән китте. Кайда китүен әйтә алмыйм, чөнки ул бу хакта белгертмәде”, ди Омаров.

Бакыевның кайда булуы әлегә билгеле түгел. Беларус президенты Александр Лукашенко 18 апрель көнне Бакыев һәм аның гаиләсен кабул итәргә әзер булуын раслады.
XS
SM
MD
LG