Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт дәүләт филармониясе тентелде


Башкорт дәүләт филармониясендә тентүләр узган. Аны Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьчелеккә каршы бүлеге үткәргән.

Элегрәк иминлек хезмәте Мәгариф министрлыгында, Спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгында һәм Матбугат, полиграфия, нәшрият идарәлегендә, шулай ук берничә башкорт милли оешмасы лидерларының фатирларында тентүләр үткәргән иде. Шул исәптән иминлек хезмәте Башкорт дәүләт филармониясендә дә тентү үткәргән иде.

Ул тентүләр экстремизмга каршы чара буларак узган булса, монысы икътисади җинаятьчелеккә каршы үткән. Ул филармониядә үткән туйлардан кергән акчаның максатсыз кулланылуы уңаеннан узган. Аңа караганда, туйлардан кергән акчаның бер өлеше аерым кесәләргә шуыша.

Рәсми булмаган чыганаклар филармонияне Башкорт яшьләре иттифагының җыелу урыны дип хәбәр итә һәм тентүләрне шул оешма эшчәнлеге белән бәйли.
XS
SM
MD
LG