Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:53

Мәскәүдә машина йөртүчеләр хәрәкәтендә катнашучылар тоткарланды


Мәскәүдә Русия Машина йөртүчеләр федерациясенең протест чарасында катнашучылар тоткарланды. Алар түрәләр машиналарында була торган махсус сигнал җиһазын хәтерләтүче кечкенә зәңгәр чиләкләрне машиналары түбәләреннән алырга кушучы милиция хезмәткәрләренә буйсынмаган.

Машина йөртүчеләрнең Мәскәү бүлеге җитәкчесе Сергей Канаев әйтүенчә, протест чарасында катнашучыларны 15-ләп милиция машинасы туктаткан. Тоткарланган активистлар милиция бүлегенә алып кителгән.

Машина йөртүчеләр федерациясе Кутузов проспектында юл йөрү кагыйдәләрен бозучы түрәләр машиналарына протест белдермәкче иде.

XS
SM
MD
LG