Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:50

Лукашенко: Бакыев Минскида


Беларус президенты Александр Лукашенко Кыргызстанда хакимияттән көч белән бәреп төшерелгән Корманбәк Бакыевның Минскида булуын белдерде.

Дүшәмбе көнне Казакъстан тышкы эшләр министрлыгы узган атнада Казакъстанга сыенган Бакыевның илдән китүен белдергәндә аның кая китүен әймәгән иде.

Лукашенко әйтүенчә, Бакыев Минскига дүшәмбе көнне килгән һәм хәзер медицина тикшерүе үтә.

XS
SM
MD
LG