Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:34

Дүшәмбе ким дигәндә 3 кешенең үлеменә китергән Бишкәк яны авылларында булган бәрелешләрдән соң, Кыргызстанда вакытлы хөкүмәт тәртип урнаштырырга тырыша. Әмма илнең көньягында бәреп төшерелгән президент Корманбәк Бакыев яклылар әле дә шактый.

Җир үзләштерергә телүчеләрнең таләпләре һәм илнең көньягындагы тәртипсезлекләр Кыргызстандагы вакытлы хөкүмәтнең төп проблемасы булып кала. Ике атна элек Корманбәк Бакыев президент вазыйфасыннан бәреп төшерелгәннән соң, вакытлы хөкүмәт барысын да контрольгә алуын әйткән иде.

Дүшәмбе көнне Бакыевның Казакъстаннан китүе хәбәр ителде. Баштарак аның кайда китүе мәгълүм булмады, әмма сишәмбе кичкә таба Беларус президенты Александр Лукашенко Бакыев һәм аның гаиләсенең Минскида булуын әйтте. Вакытлы хөкүмәт вәкиле Әдил Байсалов әгәр ул кире Кыргызстанга кайтса кулга алыначак дип кисәтте.

Көньякта вакытлы хөкүмәткә буйсынырга теләмиләр

Кыргызстанның көньягындагы Җалал-Абад төбәгендә әле дә яңа хөкүмәткә буйсынырга теләмәүчеләр шактый булып кала. Дүшәмбе анда атыш тавышлары да ишетелде.

“Азатлык” радиосының кыргыз редакциясе хәбәрчесе Рыспаи Габраһимов Бакыев тарафдарлары сишәмбе эчке эшләр идарәсе бинасын яулап алырга тырышуын әйтте.

Аның сүзләренчә, протест белдерүчеләр белән бәреп төшерелгән президентның абыйсы Әхмәт Бакыев җитәкчелек иткән, әмма аннары ул әлеге урыннан киткән.

“Ул Җалал-Абадтагы эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләреннән капкаларны ачарга сорады. Чөнки тегеләр ачарга теләмәде. Элекке президент Бакыев сезгә бернинди дә начарлык эшләмәде, сез үзегез протестчыларның элекке эчке эшләр министры Молдомус Конгантиевны үтергәнче диярлек кыйнаганын күрдегез дип әйтте”, ди Габдраһимов.

Дүшәмбе эчке эшләр министры Булат Шерниязов Корманбәк Бакыевның абыйлары Җаныш, Каныбәк һәм Әхмәтнең Кыргызстанда булулары турында хәбәрләр барлыгын әйткән иде. Һәм ул аларның якын көннәрдә кулга алынуына өмет белдерде.

Шулай итеп, Бакыевның туган ягы Җалал-Абадта элекке президентны яклау көчле бара. Вакытлы хөкүмәт әлеге төбәкне кулында тота алмый дияргә була.

Протестчылар митингта: “Бакыев халык тарафыннан сайланган кануни президент”, “Оппозиция халыкка атты” кебек шигарьләр кычкырган.

Һәркемнең үз хакыйкате

Бишкәк янындагы авылларда да хәл тотрыксыз булып кала. Дүшәмбе көнне җир үзләштерү бәрелешләре кан коеш белән тәмамланды. Анда катнашучыларның берсе тормыштан зарланды.

“Мин балаларымны ничек ашатырга тиеш? Инде ничә еллар буе Бишкәктә эшлим. Әгәр акчам булса Русиягә барыр идем, акчам юк. Ә хәзер балаларыбызны үстерергә дип йорт салыр өчен җир алырга телибез”, ди ул.



“Азатлык” радиосының кыргыз редакциясе хәбәрчесе әйтүенчә, дүшәмбе көнне Маевка авылындагы һөҗүмнәр анда яшәүче мәзхәт төрекләренә каршы юнәлдерелгән. Авылдагы халык талаучыларның читтән килүен һәм махсус оештырылган булырга мөмкинлеген әйтә. Аларга каршы хәтта кыргызлар үзләре дә көрәшергә тырышкан. Шуларның берсе Маевкада кыргызлар һәм төрекләрнең туганнар кебек тату яшәвен әйтте.

“Без күршеләр һәм бик яхшы гомер кичерәбез”, диде ул.

Сишәмбе Төркиянең илчесе Ниҗат Акчал әлеге авылда булып, хакимиятне төрекләргә каршы һөҗүмнәрне туктату өчен гамәлләр күрергә чакырды.

Вакытлы хөкүмәт милләтара татулыкны сакларга вәгъдә итә

Маевка авылындагы тәртипсезлекләрне урыс телле массакүләм мәгълүмат чаралары урысларга каршы юнәлдерелгән дип әйтергә ашыкты.

“Комсомольская правда” һәм “Московский комсомолец” газеталары шундый мәгънәдәге язмалар бастырды.

Әмма Кыргызстан хакимияте милләтара проблемнар булуын арттыру дип белдерә. Тәртипсезлекләрне оештыручылар хәлне тотрыксызландырырга теләгән провокаторлар булуын әйтә. Шуңа да карамастан вакытлы хөкүмәт милләтара татулыкны саклар өчен барысын да эшләргә вәгъдә итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG