Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргыз хакимияте талаучыларны туктатырга тырыша


Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте, башкала Бишкәк янындагы чуалышларда кимендә 3 кеше һәлак булганнан соң, тәртип урнаштырырга тырыша.

Кыргыз киңкүләм мәгълумат чаралары Маевка авылы янында милиция махсус көчләренең йөзләрчә кеше белән бәрелешүен белдерде.

Анда дүшәмбе көнне берничә йөз кешелек төркем күпчелеге руслар һәм мәсхәт төрекләре булган кешеләрнең йортларын талаган иде.

Табиблар кимендә 3 кешенең һәлак булуын, 28 кешенең яралануын белдерә.

Маевкада яшәүче бер мәсхәт төрек хатыны “Кызым монда яши. Кичә бөтен нәрсәне яндырдылар, печәнлекне дә, сыерларны да тереләй яндырдылар. Аннан соң түбән очта минем улымны туп кебек типкәләделәр. Хәзер ул хастаханәдә авыр хәлдә. Исән калырмы-юкмы, белмим. Табиблар әлегә берни әйтмиләр, диде.

Эчке эшләр министрлыгы дистәләрчә кешенең тоткарлануын белдерә.
XS
SM
MD
LG