Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:45

Корманбәк Бакыев Минскида


Беларус президенты Александр Лукашенко Кыргызстанда хакимияттән көч белән бәреп төшерелгән Корманбәк Бакыевның Минскида булуын белдерде.

Дүшәмбе көнне Казакъстан тышкы эшләр министрлыгы узган атнада Казакъстанга сыенган Бакыевның илдән китүен белдергәндә аның кая китүен әймәгән иде.

Лукашенко әйтүенчә, Бакыев һәм аның гаиләсе Минскига дүшәмбе көнне килгән һәм хәзер медицина тикшерүе үтә.

Лукашенко шулай ук тиздән Бакыевка һәм аның гаиләсенә сәяси сыену хокукы бирү мәсьәләсен караячагын да әйтте.

Беларус президенты Кыргызстандагы хәлләрне “кануный рәвештә сайланган президентны хакимияттән төшерү өчен дәүләт түнтәрелеше” дип атады.

XS
SM
MD
LG