Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә чит ил кешеләренә 3 һөҗүм булды


Мәскәүдә узган тәүлек эчендә чит ил кешеләренә 3 һөҗүм булды.

Прокуратураның тикшерү комитеты билгесез кешеләрнең сишәмбе кичендә Владимир Самиев һәм Дольган Микеевны пычак белән яралавын белдерде. Микеев соңрак хастаханәдә үлгән.

Чәршәмбегә каршы төндә үз йорты янында Үзәк Азиядән килгән тагын бер кеше үтерелгән.

Мәскәүдә яшәүче, чыгышы белән гарәп булган бер кеше һөҗүмнән соң авыр хәлдә хастаханәгә салынган.

Шаһитләр әйтүенчә, бу җинаятьләр такырбашлы яшьләр эше.
XS
SM
MD
LG