Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:08

Иса Ямадаев Чечня президентын үтерүчеләр яллауда гаепли


Чечен эшмәкәре Иса Ямадаев Чечня президенты Рамзан Кадыровны үзенә һәм туганнары Руслан белән Сулим Ямадаевларга һөҗүм оештыруда гаепләде.

Гаепләү хаты бүген “Московский Комсомолец” газетында басылып чыкты.

Чечня президенты һәм Русия тикшерү оешмалары бу турыда әлегә берни дә әйтми.

Русия Дәүләт Думасы депутаты, Русия каһарманы Руслан Ямадаев 2008 елның көзендә Мәскәүдә атып үтерелде.

“Восток” батальонының элекке башлыгы Сулим Ямадаев узган елның март аенда Дубайда һөҗүмгә дучар булды.

Берләшкән гарәп әмирлекләре полициясе Сулимның үлүе турында белдерсә, Иса Ямадаев аның исән калуы һәм хастаханәдә дәвалануы турында әйтә.

XS
SM
MD
LG