Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:02

Тарихи документлар бастырып чыгаручы бу журналның интернет сәхифәсенә соңгы бер елда 700 меңнән артык кеше кергән. Ул Русиядә киң таралган бердән-бер архив басмасы.

Римзил Вәли. Хәзерге чорда тарих белән кызыксыну арта. Һәр дәүләт, һәр авыл, шәһәр һәм һәр милләт, хәтта һәр гаилә үзенең үткәнен белергә тели. Һәм бу үткәннәр турында төрле версияләр дә чыга. Һәркем тарихны үзенчә аңлый һәм тарих кабат-кабат яңадан языла.

Татар милләте, Татарстан тарихы турында озак еллар, хәтта гасырлар буе бозып килүләр дә булды. Әле дә, кайбер даирәләрдә, башка милләтләрнең тарихын, язмышын, таралып яшәвен бозу омтылышлары, хәтта, фәндә дә сизелә.

Чын тарихны белүче җитди тарихчыларга һәм киң халыкка ярдәм итә торган хакыйкать коесы – ул архивлар. Ләкин архивлар алар шундый тыныч, караңгы, уртача гына температурада булган бинада саклана торган кәгазьләр дигән сүз. Ә аларны ничек беләсең? Һәм хакыйкатьне халыкка ничек җиткерәсең?

1925 елда чыга башлаган Татарстанның “Архивлар язмасы” дигән журналның дәвамчысы булган “Гасырлар авазы” дигән журнал уникаль күренеш. Мондый журнал Русия төбәкләрендә генә түгел, ә Мәскәүдә дә юк.

Федераль архивлар идарәсендәге ике тармакта кечкенә журнал бар диләр. Аны күрүчеләр аз, чөнки ул бары тик белгечләр өчен генә. Калын, саллы һәм популяр эчтәлекле “Гасырлар авазы” берәү генә.

Шушы журналның басыла башлавына 85 ел уңаеннан, “Гасырлар авазы” журналының баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы Дамир Шәрәфетдинов һәм Татарстан архивчыларының атасы, академик Индус Таһиров бүген Казан студиясендә.

Хөрмәтле кунаклар, менә шушы хакыйкать, документ, чыганак архивлар һәм бүгенге тормыш арасында элемтә турында сөйләшик әле. Бу журналны чыгару ничек башланды?

Индус Таһиров. Архивларны тыныч кына, уртача яктылыкта, дөньядан аерылган рәвештә яшәп ята торган кәгазьләр кебек кенә күрәбез. Ә нигездә архивлар һәрвакыт шаулап тора. Менә безнең уку залларына керсәгез, анда кемнәр генә юк. Үз тарихы, гаилә тарихы белән кызыксынучыдан башлап, ил тарихы, дөнья тарихы белән кызыксынучылар тулы.

Римзил Вәли. Сез үзегез архивта еш буласызмы?

Индус Таһиров. Һәрвакыт булабыз. Әгәр дә бик кирәк материал булса, мин шалтыратып сорыйм, менә шундый материалларны тапсагыз иде, дим. Дамир заманында мин һәрвакыт шалтыратып: “Дамир, нинди яңа документлар бар? Әйдәгез, бирегез”, дип әйтә идем. Ул документлар һәрвакыт шулай табылып һәм шушы журнал аркылы җәмәгатьчелеккә җиткерелә килде. Шуның өчен архивлар – үзе бер шаулап тора торган дөнья.

Дамир Шәрәфетдинов. Архив документлары, нинди генә дәүләт булмасын - аның визит карточкасы кебек. Архивлар тузанга баткан диләр. Тузанга батмаган алар. Архив документлары һәрвакыт әйләнештә тора, ә без бүген бар, иртәгә китәбез – документлар саклана.

Кызганычка каршы, шуны аңламаган вакытлар да булды. Индус Ризакович, минем сезнең бер әсәрегездә “Об отпечатании архива” дигән бер язмам бар. 90нчы елларда мин партархив директоры идем. Буяулар белән шөгыльләнә торган бер эшмәкәр килде. Ул депутат иде, карады да: “Бу документларның кирәге юк, аларны чыгарып ташлыйбыз, мин монда буяулар склады оештырам”, диде. Русиядә һәм дөнья күләмендә безнең иң бай архивларның берсе.

Римзил Вәли.
Архивта соңгы еллардагы партия, корылтайларның беркетмәләре, я дәүләт оешмаларының документлары бардыр. Ә татар халкының тарихы архивта бармы? Архивта татарның ничек яшәгәнен исбат итә торган һәм фәнни хезмәттә кертә торган бәхәссез документлар бармы?

Индус Таһиров.
Дөресен әйтсәк, татар халкының борынгы заманнан бирле тарихны чагылдырган документлар юк дәрәҗәсендә. Казан ханлыгы юкка чыкканнан соң алар бөтенесе дә юкка чыкты.

Римзил Вәли.
Ханлыкның архивы булганмы?

Индус Таһиров.
Ничек булмасын?! Бөтен документлары да, бай китапханәләре дә булган. Күп кәгазьләр белән эшләү гадәттә булган һәм шушы кәгазьләр белән эшләү, документларны кәгазьгә теркәү хәтта рус дәүләтенә традиция булып күчә.

Ул архивларның булуы турында бер шик тә юк. Ләкин, аларның бүгенге көндә юкка чыгуы факт. Журнал шуның өчен чыга да. Безнең архивларга гына таянып түгел, гомумән, дөньяда татар турында кайда нинди документ бар, шуларны җыештырып, шушы журналда бастырып килдек.

Дамир Шәрәфетдинов
Дамир Шәрәфетдинов. Бүген, Данил Ибраһимов җитәкләгән баш архив идарәсе халыкара мәйданга чыгу, халыкара элемтәләр оештыру буенча күп кырлы эш алып бара һәм күп кенә документлар төрки дөнья архивларыннан, башка илләрдән кайтарыла һәм хәтта җыентыклар булып та чыктылар. Без бөртекләп, бөтен дөньяда булган татар халкына кагылган документларны җыйдык һәм җыябыз. Безнең чит илләрдә яшәүче милләтәшләребез үзләренең шәхси архивларын безгә, милли архивка тапшыралар.

Римзил Вәли. Мин берничә ел элек “Гасырлар авазы” журналында “Төрек солтанының Казан ханына” хатын күргән идем. Аяк чолгавы кебек төргән кәгазьдә, димәк, почта булган.

Индус Таһиров.
Димәк, дәүләт белән дәүләт, ил белән, тугандаш халыклар, Төркия белән татар дәүләтләре аралашкан. Менә бу - шуны күрсәткән иң беренче документ иде. Аның әһәмияте искиткеч зур.

Киләчәктә безгә мондый материалларны, документларны эзләүне дәвам итәргә кирәк. Мәсәлән, журналда Кол Шәрифнең төрек солтанына 1550 елны язган хаты басылып чыкты. Ул шигъри юллар белән яза. Искиткеч документ! Анда дистәләгән кешенең, каһарманнарның исемнәре бар.

Монда Мәскәүнең 1549 елны Казанга булган походыннан соңгы хәл күрсәтелә. Шушы капкаларда кемнәр торган, кемнәр саклаган, аларга характеристикалар бирелгән. Искиткеч батырлар турында да сүз бара. Ул батырларны безнең әлегә чын-чынлап барлап чыга алганыбыз юк. Журналда алар чыкты, бу эшне журнал әле дә дәвам итә.

Минемчә, монда безгә Кытайга таба борылу бик кирәк. Чөнки иң борынгы чорыбыз, ханлыкларга кадәрге чор, Атиллага кадәрге чор Кытай архивларында саклана.

Дамир Шәрәфетдинов.
Без алдагы санда сез тәкъдим иткән Эдуард Паркерның “Татары в 1000 лет” дигән китабыннан өзекләр бирәбез. Анда ике - өч мең ел элек татарлар, Татарстан булуы турында сүз бара. Һәм шул ук вакытта V гасырда гына төрекләр, Төркия турында языла. Без төрек татарлары дип татарның гомерен озайткан булабыз, ә ул киресенчә булып чыга.

Римзил Вәли. Ул каян белеп язган? Бу нәрсәне безгә мәктәптә, ВУЗда укытмадылар. Бу мәгълүмат ничек килеп җиткән?

Индус Таһиров. Эдуард Паркер бу китапны 1895 елда ук яза. Ул Кытай чыганакларына таяна. Ул борынгы кытай телен яхшы белгән. Хәбәрдар һәм аларның теләсә кайсы документларын укырдай дипломат була ул. Күп еллар Кытайда дипломатик хезмәт башкара һәм шул елларда шушы документларга тап була, өйрәнә. Галим була, чын мәгънәсендә шушы халыкка, төркиләргә мәхәббәт юллый аны.

Чын күңелдән язылган бу китап рус теленә тәрҗемә ителми. Хәтта, 1937 елда аны Кытайның бик зур галиме кытай теленә тәрҗемә иткән булса да. Ул гади генә тәрҗемә итми, аңа үз материалларын өстәп кытай телендә чыгара. Безгә яхшырак Кытай вариантын да, монсын да карарга кирәк. Чөнки анда без уйлаганга караганда мәгълүмат күберәк.

Римзил Вәли. Димәк, Русиянең тарих фәне татарларның шулай берничә мең ел элек яшәгәнен үзенең тарихи әйләнешенә кабул итми.

Индус Таһиров. Ни кызганыч, үзенең борынгылыгын татар иң соңгылардан булып аңлый.

Римзил Вәли. Паркер Русиягә, Татарстанга ничек әйләнеп кайтты?

Дамир Шәрәфетдинов. Безнең милләттәшебез, Америкада яшәүче Вил Мирзаянов тәрҗемә иткән. Аңа бөтен тарихчыларыбыз исеменнән зур рәхмәт.

Римзил Вәли. Һәм Русиядә беренчеләрдән булып Казанда басылып чыккан.

Индус Таһиров.
2003 елда Казанда басылып чыга, 2005 елда яңадан Мәскәүдә басылып чыкты. Алар басылып чыкканчы ук бу материаллар турында күп сүз алып бардык. “Ватаным Татарстан” газетында булган түгәрәк өстәл вакытында күп сөйләнде. Безгә көлемсерәп караучылар да булды.

“Менә бит нәрсә эшләргә уйлыйлар, болар Кытайдан да олырак халык икән”, диделәр. Чөнки Паркерның китабында: “Кытай императорлары, аларның сановниклары татар яшәешен үзләренә мисал итеп ала. Музыкаларын алалар, композиторларын татарлар янына җибәрәрләр”, дип язылган сүзләр бар.

Ни өчен татар дип атала? Күрәсең, иң беренче тугандаш халыкларның исеме шулай – татар була. Тугандаш халыкларны кабилә берләштерә. Бөтенесе бергә татарлар дип атала башлый. Соңыннан гына безнең дәвернең V гасырында гына төрки дигән сүз барлыкка килә.
Индус Таһиров


Римзил Вәли.
Шулай итеп, Төркия, Кытай, Русия һәм дөньяның бөтен архивларында да кызыклы, мөһим документлар арасында татар турында да документлар бар. Татарстан архивларын дөньяга күрсәтүче “Гасырлар авазы” журналы ничек оешып китте ул?

Дамир Шәрәфетдинов.
Бу журналның концепциясе җиңел генә килеп чыкмады.Аның башында Индус Таһиров, Булат Солтанбеков, Пискарев һәм башка галимнәр булды. 90нчы елларда татар зыялыларына кагылган бөтен тикшерү эшләрен КГБдан үзебезнең партия архивына күчерә алдык. Советлар берлегендәге 15 архив кына шулай эшләп өлгерде. Соңыннан аны яптылар.

Римзил Вәли. Хәзер КГБ архивлары ни өчен ябылды ул?

Дамир Шәрәфетдинов. Заманалар үзгәрде, хәзер яңадан ачу турында да фикерләр бар. Шуны да әйтер идем, генерал Вдовинга күптән түгел хат яздым. Солтангалиевның 1939 елда Казанда биргән күрсәтмәләре ике томнан тора, безгә менә шушы китапны чыгарырга рөхсәт бирделәр.

Ул гына да түгел, бездә Советлар Союзындагы милли контрреволюцион хәрәкәт буенча 4 том сакланган. Солтангалиевны реабилитацияләү вакытында алып торган идек, ләкин файдалануга бирмәдек. Хәзер аңа да рөхсәт алдык. Якындагы елларда аларны бастырып чыгарырга өметләнәбез.

Римзил Вәли. Киножурнал һәм архивлар контрлар турындагы, репрессияләр турындагы материалларны, бик ачы хакыйкатьне халыкка җиткерә торган корал.

Дамир Шәрәфетдинов. Репрессия корбаннарына гына багышлап журнал чыгарырга дигән фикер дә, ләкин без тарихны тирәнрәк күрсәтергә уйладык.

Индус Таһиров. Татарстан тарихы, татар халкы тарихы, җирле тарихка багышланган журнал булырга тиеш дигән фикергә килеп, борынгыдан килгән авазлар булгач, без аны “Гасырлар авазы” дип атадык.

Дамир Шәрәфетдинов. Документлар ничек бар, шулай бирелгән.

Римзил Вәли. Түрәләргә, катырак куллы кешеләргә ошамаса, нәрсә эшлисез?

Индус Таһиров. Нишлисең бит, ошамаган нәрсәләр күп була ул.

Римзил Вәли. Документлар төрле телдә булырга мөмкин бит.

Дамир Шәрәфетдинов. Документ нинди телдә язылган, шуны басабыз. Ә резюмены русча бирәбез.

Римзил Вәли. Бу карарны кабул иткәндә, кемнәр кәгазен оештырды, аңа бит акча да, редакция оештырырга да кирәк. Сездә ничә кеше эшли?

Индус Таһиров. Ул бик кызык булды. Иң башта ул архивның үзенең мөмкинлекләре, аңа бирелгән бюджеттан чыкты. Дөнья хәлен белеп булмый, бюджетка безнең журнал турында махсус юллар кертү кирәк иде. Менә аны без эшли алдык һәм архивка акча бирелгән вакытта, журнал махсус күпме акча алырга тиеш икәнлеге күрсәтелеп килә. Аның даими чыганагы бар.

Римзил Вәли. Хәзер журналлар күп, бик язылып та бармыйлар, сары журналлар да күбәя, ничек таратасыз? Яңа технологияләр кулланасызмы?

Дамир Шәрәфетдинов. Мәдәният министрлыгына зур рәхмәтлемен, быел 700 журналга язылдылар. Китапханәләрдә булуы бик яхшы. Моннан тыш, бөтен саннарын да, 56 санны, интернетка урнаштырдык. Ул гына түгел, журналда бөтен документларны да бирә алмыйбыз, аерым документларны кушымта итеп чыгарабыз. Бер ел 3 ай эчендә журнал белән танышкан кешеләр саны 720 мең 290 га җитте.

Безнең архив идарәсенең сайты бик эчтәлекле. Архив оешмалары арасында үткәрелген бәйгедә Татарстан архивы идарәсе икенче урынны алган. Беренче урын беркемгә дә бирелмәгән, димәк без җиңүче. Быел сайтка керүчеләр саны бигрәк тә арткан. Солтангалиевның сайланма әсәрләрен һәм минем “Сабантуе - халкының яшәеше” дигән китабымны бирдек. Быел, мин уйлыйм, бер миллион кеше керәчәк.

Римзил Вәли.
Хәзерге чорда Русия халкы, безнең татар халкы да бик интернетка керергә ашыкмый. Ләкин 700 000 ул бик зур сан. Димәк, хакыйкатькә, документка сусау көчле һәм татар тарихы белән кызыксыну шәбәя.

Дамир Шәрәфетдинов.
Аның 70%ы Татарстаннан, калганы чит илләрдән.



Индус Таһиров. Татарлар гына түгел, башкалар да бик күпләп кызыксыналар. Хәтта рус кешеләрнең, башка милләт кешеләрнең журналга язган хатлары да бар. Димәк аларга да кирәк, алар да тарихка сусаган, чөнки безнең тарихыбыз уртак. Әйтик, чуаш, мордва, удмурт - алар үзенең тарихын безнең тарихтан башка күрә алмый. Ул уртак тарих. Чуашлар, удмуртлар һәм алар белән уртаклык турында, шактый күп материал бар.

Римзил Вәли. Казан Кирмәнендә “Татар халкының дәүләтчелеге” дигән музей яралып килә. Анда перестройка, суверенитет вакытындагы кайбер документлар, хәтта “Иттифак” фиркасенең уставы, Фәүзия Бәйрәмованың имзасы белән материаллар, мөрәҗәгатьләр дә бар.

Менә Миңтимер Шәймиевның 20 еллыгы тәмамланды, 11 апрельдә аның Югары Советка сайланганына 20 ел булган икән. Менә кичәге тарих һәм күптәнге тарих турында бәхәсле әйберләр һәм хакыйкать әйберләр буламы? Аларны архивлар аша белеп буламы?

Индус Таһиров. Безнең журналда истәлекләр дә басылып чыга бит. Камил Хаҗиевныкы иң уңышлысы дип саныйм. Бик кызыклы материаллар, архивта сакланмаган фактларны китергән. Ул үзе юк инде хәзер, әмма тарихыбызга өлешен кертеп калдырды.

Дамир Шәрәфетдинов. Ф.Садыйков үзенең истәлекләрен, язмаларын бастырып чыгарды.

Римзил Вәли. Еш кына милләтебезне, тарихыбызны бетерделәр дип зарланабыз, ә кызыксынсаң, димәк хакыйкать тә, тарих та, милләтнең таяна торган рухи көчләре эчендә бар һәм ул безнең документларыбызда икән.

Дамир Шәрәфетдинов. Әле чыга торган санда Бөек Җиңүнең 65 еллык юбилеена карата бик күп материал бирдек. Шәхесләр, язмышлар турында сүз бара. Берничә санда генерал-полковник Мансур Хәкимов, Абдулхан ага Әхмәтҗан турында биреп барабыз. Рөстәм Гайнетдиновның җәлилчеләрнең беларус партизаннары ягына күчү буенча булган исемлекләрен, аңлатмалар бирәбез.

Бу санда Муса Җәлилгә багышланган бик күп эчтәлекле материаллар бар. Иминлек министры Токаревның обком секретаре Моратовка Җәлил турында биргән характеристикасы бар. Ул вакытта Җәлилдә берәр генә тап булса да, мондый характеристика Токаревтан булмас иде.

Индус Таһиров. Бу журналда ул чордагы фронттан килгән хатларга күп урын бирелә. Әлеге хатлардан махсус җыентык та эшләнде.

Римзил Вәли. Килеп чыга, тирән хисләр уята торган Тукай, туган тел белән беррәттән апрель аенда тарих белән бәйле кызыклы вакыйгалар да булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG