Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:20

Икенче дөнья сугышында җиңүгә 65 ел уңаеннан Иосиф Сталин рәсемнәре куелачагын хокук яклаучылар тәнкыйтьләп чыккан иде. Җавап йөзеннән алар үз рәсемнәрен әзерләп бастырган. Анда элекке совет җитәкчесенең җинаятьләре бәян ителә.

Җиңү көне кешеләрнең бүленешенә китерергә тиеш түгел – дүшәмбе “Мемориал”, Мәскәү Һелсинки төркеме һәм башка хокук яклау оешмалары шундый мөрәҗәгать белән чыкты. Алар фикеренчә, диктатор рәсемен бәйрәмгә туры китереп элү бу бары “террорны аклау” дип кенә аталырга мөмкин.

Икенче дөнья сугышында җиңүнең 65 еллыгына Сталин рәсемен урнаштыру турында Мәскәү җитәкчелеге беренче тапкыр февральдә әйтте. “Интерфакс” хәбәрләренә караганда, аның портреты “Бөек Ватан сугышы маршаллары” дигән мәгълүмати реклам тактасында урын алачак. Барлыгы шундый 9 җиһаз кую күзаллана: Зур театр янында, Мәдәни парктагы Баш ию тавында һәм башка урында. Аларның һәрберсенең озынлыгы 2,7 метрны тәшкил итәчәк. Метр ярымга метр күләмле плакатларны инде бу көннәрдә урнаштыра башлау фаразлана.

Җавап йөзеннән

“Мемориал” оешмасы идарәсе вәкиле Ян Рачинский белдерүенчә, Сталин портреты куелгач ук, хокук яклаучылар аның янында диктаторның җинаятьләрен тасвирлаучы икенче рәсемнәр урнаштырачак.

“Без Мәскәү җитәкчелегенең уйланылмаган адымына шул юл белән җавап бирергә мәҗбүрбез. ХХ корылтайдан соң Сталин золымнары бөтен дөньяга билгеле булды, хәзер кемдер әлеге җинаятьченең портретын Мәскәү урамнарына урнаштыру турында сөйли башлады. Моны җавапсыз калдырырга ярамый. Без Мәскәү хакимияте әле бу уеннан кире кайтыр дип өметләнәбез. Әгәр инде алар урнаштырылса Сталинның сугыш тарихындагы чын йөзен, миллионнарча кешеләрнең үлеменә китергән сугышка хәтле җинаятьчел сәясәтне тасвирлаучы рәсемнәр эләчәкбез. Әлеге плакатлар Мәскәү урамында урнаштырылсын өчен без көчебездән килгәннең барысын да эшлиячәкбез”, ди ул.

Рәсемнәрнең темаларына килгәндә, Рачинский анда Сталин репрессияләре, аның Һитлер белән хезмәттәшлеге һәм аңа ярдәме (“Правда” газетасының 1939-нчы елның 25 сентябрендәге Сталинның Германия белән СССР арасындагы гомерлек дуслык сүзләре китерелгән фото), 20 мең кешене үлеменә китергән Катынь җинаятьләре, сугышка хәтле Кызыл Армия идарә хезмәткәрләрен юк итү тасвирланачагын әйтә.

“Без үзебезнең рәсемнәрне Сталин портретына якынрак итеп урнаштырырга тырышачакбыз. Әгәр инде бик якын ук килеп чыкмаса, Сталин роле турында мәгълүмат күренерлек булсын өчен кешеләр игътибарын җәлеп итә торган җиргә эләчәкбез. Безнең максатыбыз халык арасында каршылык уяту түгел, ә Сталин һәм Берия кебек кешеләрнең портретларын Мәскәү урамына куйдырмауга ирешү”, ди Рачинский.

Ветераннарга сылтап

Мәскәү хакимиятләренең бу плакатларны ветераннар үтенече белән урнаштырыла дип күрсәтергә тырышуына Рачинский шикләнеп карый. Аның сүзләренчә, монда ветераннар үтенече дип беренче чиратта совет хакимияте тарафыннан билгеләнгән ветераннар шурасы җитәкчелеге фикерләре алга чыгарыла. Чынлыкта Сталин портретын куюга каршы булган ветераннар да шактый.

“Инде аларның мөрәҗәгате “Новая газета”да басылды”, ди “Мемориал” оешмасы вәкиле.

Хокук яклаучылар рәсемнәрне акчалары җиткәнче коммерция нигезендә урнаштырырга исәп тота.

“Без реклам комитетыннан мәйдан сорамыйбыз. Әлеге комитет салым түләүчеләр акчасына бүленгән мәйдан белән идарә итә. Бу инде башка мәсьәлә. Без плакатларны “Новая газета” белән хезмәттәшлектә әзерләдек. Газета әле өстәмә үз постерларын да әзерли. Бу плакатларда күтәрелергә мөмкин бихисап проблемның берничәсе генә бирелә”, ди Рачинский.

Интернетта бәхәс

Эшмәкәр Александр Лебедев Мәскәүдә Сталинга каршы плакатлар урнаштыруны яклавын яшерми.

“Мин “Новая газета” һәм “Мемориал” катнашкан бу проектны идеологик һәм матди яктан хуплыйм. Әгәр мэр иң зур генералны (аның фикеренчә) рәсемен урнаштырырга уйлый икән, без инде репрессияләнгән бөек русиялеләрнең портретларын куячакбыз. Мисал өчен Мандельштам һәм Вернадскидан алып хәрби идарәчеләргә, ягъни шул ук Рокоссовскийга кадәр”, ди ул.

Сталин портретын Мәскәүдә урнаштыру интернетта да зур бәхәс уятты. Кайберәүләр рәсемнәрне ертачагын, буяулар белән пычратачагын әйтә. Шул ук вакытта моңа каршы булучылар да шактый. ”Мемориал”да исә әлеге хәл җиңү көнендә төрле каршылыклар китереп чыгарырга мөмкин дип борчыла.

XS
SM
MD
LG