Accessibility links

Русия һәм Украина президентлары Русия флоты турында килешү имзалады


Русия һәм Украина президентлары Дмитрий Медведев һәм Виктор Янукович Русиянең Кара диңгез флотын 2017 елдан соң да Кызылъярда калдыру турында килешү имзалады.

Медведев әйтүенчә, флотның анда булу мөддәте 25 елга озайтыла һәм ул тагын да 5 елга озайтылырга мөмкин.

Тарафлар килешүне Харьковтагы очрашу ахырында имзалады.

Шунда ук Газпром һәм Украинаның Нафтоһаз ширкәтләре Русиядән газ тәэминәте һәм Украина аша газ транзиты турындагы 2019 елга кадәр төзелгән килешүгә өстәмәләрне дә имзалады.

Янукович Мәскәү Украина өчен мең шакмак метр газ бәясен 330 доллардан 230 долларга калдырды.

Шулай итеп Русия алдагы 10 елда арзанлы газ белән Украинага 40 миллиард долларлык ярдам күрсәтәчәк.
XS
SM
MD
LG