Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара Олимпия комитетының элекке башлыгы Самаранч вафат


Испаниядә 90-нчы яше белән барганда Халыкара Олимпия комитетының элекке башлыгы Хуан Антонио Самаранч вафат булды.

Самаранч Барселонадагы бер хастаханәдә дәвалана иде. Табиблар әйтүенчә, аның йөрәге авыру булган.

Элекке Испания дипломаты Халыкара Олимпия комитетын 1980 елдан 2001 елга кадәр җитәкләде.

Аның җитәкчелеге чорында Олимпия уеннары кисәк популярлашып китте. Шул ук вакытта күпләр аны Олимпия хәрәкәтен артык кәсепләштерүдә гаепләде.
XS
SM
MD
LG