Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ягулык тармагын саткан акча кая киткән?


Башкортстанның ягулык-энергетика тармагын йоткан “Система” корпорациясе башы Евгений Евтушенко “Forbs” журналының урыс чыгарылышына әңгәмә биреп, Башкортстанга кагылышлы кайбер сорауларга ачыклык кертте.

Ул журналистның “Система”ның Башкортстанның ягулык тармагын сатып алуы Владимир Путин һәм Мортаза Рәхимовларның алдан килешүләренә ярашлы эшләндеме?” дигән соравына үзенең андый килешүләрдә катнашмавын һәм ул килешүләр турында хәбәрдар булмавын белдергән. Евгений Евтушенко, шул ук вакытта, “Бик теләгән очракта, теләсә нинди шәхси нефть тармагын да дәүләткә кайтарып булыр иле”, дип тә өсти.

Журналистның “Башкортстан ягулык тармагының Рәхимовларның җәнҗаллы хосусыйлаштыруы” уңаеннан соравына, ул “Русиядәге, Татарстандагы хосусыйлаштырулардан бернәрсәсе белән дә аерылмый”, ди.

“Система” башы Башкортстанның ягулык–энергетика тармагына кергән заводларның югары технологияләр буенча җиһазлануын ассызыклап, моның өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтле булуын да әйтә.

Әңгәмә ахырындагы “PS” Башкортстан ягулык-энергетика тармагының 2 миллиард долларга сатылуын һәм ул акчаның кайда булуы турында сорауларга Мортаза Рәхимовның һаман да булса җавап бирмәве дә билгеләнгән.

“Forbs” журналы Мортаза улы Урал Рәхимовның узган елны 1,2 миллиард доллар капиталга ия булуын да искә төшергән.

Шулай итеп, ягулык тармагын саткан акчаның нинди кесәләрдә ятуы турында сорау ачык кала. Рәсми булмаган чыганаклар исә ул акчаларның зур өлешенең Мортаза һәм Урал Рәхимовларга керүен фаразлый.
XS
SM
MD
LG