Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:12

Җанисәп уңаеннан күндерелгән мөрәҗәгатьнең “исе чыга” башлады


Рамил Бигнов

Рамил Бигнов

29 гыйнварда Башкортстан татарларының ике дистәгә якын оешмасы мөрәҗәгать кабул иткән иде. Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Рамил Бигнов сүзләренчә, мөрәҗәгатьләрнең алынуы һәм җавап биреләчәге турында мәгълүматлар килгән.

Мөрәҗәгатьтә 2002 елда узган җанисәптә татар халкының 300 меңнән артыгы башкорт итеп язылуы, быел узачагына әзерлекнең дә татар мәнфәгатенә каршы баруы әйтелгән иде. Әлеге мөрәҗәгать Русия, Башкортстан һәм Татарстан җитәкчеләренә, республиканың татарлар яшәгән 45 районы башлыкларына җибәрелгән булган.

Бу хакта Татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышында республика татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе, берләшкән оппозиция башлыгы Рамил Бигнов белдерде. Аның сүзләренчә, ул мөрәҗәгатьләрнең алынуы һәм җавап биреләчәге турында мәгълүматлар килгән.
Наил Хәкимов


“Кремльдәге чыганаклар хәбәренә караганда, мөрәҗәгать эзсез калмаячак. Инде Мәскәүдән прокуратурага күрсәтмәләр килде. Аңа ярашлы без республиканың һәрбер районында җирле түрәләр, прокуратура хезмәткәрләре, җанисәп алуда катнашучыларның уртак утырышларын җыячакбыз. Анда бездән башка теләге булган башкорт һәм башка милләтләрнең җәмәгать оешмалары вәкилләре дә катнаша ала. Анда төп сүз җанисәпне гадел үткәрү турында барачак”, диде.

Татар иҗтимагый үзәгенең утырышында җанисәпкә әзерлек мәсьәләләрен карау дәвам итте. Уфа татарларының мәгарифен һәм мәдәниятен үстерү фонды рәисе Наил Хәкимов һәрбер районда җанисәп үткәрүчеләр белән аерым эшләү кирәклеген күтәрде. Аның сүзләренчә, узган җанисәптә башкортлар санын арттырып язучыларга акчалар түләнгән.

Кадерле Имаметдинов
“Моны миңа үзебезнең Бүздәк районында җанисәптә катнашучылар сөйләде. Болай “кәнфит белән” алдауларның бу җанисәптә дә булуы ихтимал. Шуңа без урыннарда эш алып барырга тиешбез”, диде ул.

Фонд җитәкчесе җанисәптә катнашып, акча алучыларны дөрес һәм объектив язуларын тәэмин итү өчен фондыннан акча түләү-түләмәү мәсьәләсен атауны кирәк дип тапмады.

Утырышта Татар иҗтимагый үзәгенең структурасын ныгыту, комиссияләр эшчәнлеген активлаштыру мәсьәләсе дә каралды. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов сүзләренчә, “комиссияләр төзелүгә ярты елдан артык вакыт үтүгә карамастан, аларның эшчәнлеге нәтиҗәле түгел”.

Алдагы утырышларда комиссия җитәкчеләре башкарылмаган эшләренә хисап ясаячак һәм алдагы эшчәнлек планнары белән бүлешәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG