Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада мәхәлләләр саны арта


Раиф Галиев
Раиф Галиев

Татарстанның Казан, Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләрнең һәрберсендә дистәләгән мәчет бар. Ә менә Түбән Камада бары тик бер мәчет. Шушы уңайдан Түбән Кама ТИҮе шәһәрдә 5 мәхәллә булдыру турында резолюция кабул итте. Әлеге карар нигезендә Түбән Камада 4 ай эчендә мәхәлләләр саны 3кә артты. Ләкин бу эштә каршылыклар да күренә.

Түбән Камада яңа мәхәлләләр оештыру турындагы хәбәрне шәһәр җәмәгатьчелеге бертөрле генә кабул итмәде. Хәтта, оппозициядә торучылар яңа мөхтәсибәт төзү эшен башлаганнар, дигән хәбәрләр дә таралды.

Бу хакта “Азатлык” беркадәр мәгълүмат бирде. Мәхәлләләрнең күбәю күренеше ни рәвешле баруы хакында кызыксыну “Азатлык” хәбәрчесен Түбән Камага китерде. Биредә ТИҮ җитәкчеләре, вәкилләре белән сөйләшү булды.

“Татарстанда 1300гә якын мәчет бар. Шуларның 40-50ләбе Казанда, 20се Чаллыда, 10сы Әлмәттә. Түбән Камада бары бер мәчет. Без ТИҮ корылтаенда мәчет-мәхәллә санын 5кә җиткерү турында резолюция кабул иттек. Эш җиңел бармый. Русиядә хакимият вертикале тулы көчендә.
Фәүзи Таҗиев(сулда) һәм Әнвәр Хәсәнов


Үз президентыбызны да, район, шәһәр башлыкларын да сайлап куя алмыйбыз. Бу вертикаль хәзер дин өлкәсенә дә керде. Патша заманында шушы хакимияткә яраган кешеләрне генә имам, указлы мулла иткәннәр. Хәзер дә шул күренеш. Бүген хакимияткә дә, дин вәкилләренә дә халык кирәк түгел”, дигән фикерне әйтте Түбән Кама ТИҮ рәистәше Раиф Галиев.

Яңа мәхәллә имамы Равил Сәләхов белән дә очрашу булды. Равил хәзрәт Түбән Кама мөхтәсибе Йосыф хәзрәттән хәер фатиха ала алмаган.

“Йосыф хәзрәт яңа мәхәлләләрне танымый. Сөйләшүләр уңай нәтиҗә бирмәде. Гомумән, безнең белән сөйләшергә теләмиләр”, дип саный.

Равил Сәләхов
Шәһәр аксакаллары Фәүзи Таҗиев һәм Әнвәр Хәсәнов 130 мең татар яшәгән Түбән Камага яңа мәхәлләләр кирәк, дип ассызыкладылар. Түбән Камада вакытта мөхтәсиб Йосыф хәзрәт белән очрашу мөмкин булмады. Соңрак аның белән элемтәгә чыгып, мөнәсәбәтен ишеттек.

“Мәхәлләләр күбәю уңай күренеш. Ничә мәхәллә булса да, мөселманнар арасында татулык, бердәмлек булырга тиеш. Җитәкчелек белән риза булмаучылар да бардыр. Киңәшләшеп эшләү кирәк. Мәчет өчен җир алу гына аз. Аны төзергә кирәк. 700 кешелек мәчет төзү турында зур сөйләшү бара. Эш авырлык белән бара. Шуңа бердәмлек кирәк”, диде мөхтәсиб Йосыф хәзрәт.

Татарстанның иң бай шәһәрләренең берсе булган Түбән Кама әлегә бер мәчет белән яши. Мәчетләр санын арттыру буенча эш башланды. Бу эштә каршылыклар бар да, кебек, юк та шикелле.
XS
SM
MD
LG