Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабарда-Балкарда үтерелгән 2 кеше сугышчы дип санала


Кабарда-Балкарда үтерелгән 2 кеше сугышчы дип исәпләнелә.

Русия прокуратурасының тикшерү комитеты Интерфакс агентлыгына пәнҗешәмбегә каршы төндә милиция хезмәткәрләренең Иске Черек авылы янында документлар тикшерү өчен бер машинаны туктатырга теләгәнлеген белдерде.

Машинада утыручылар ут ачкан, атыш барышында машина шартлап андагы кешеләр һәлак булган.

Милиционерларга зарар булмаган.
XS
SM
MD
LG