Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:23

26нчы апрельдә Казанда элек бер Шигырь бәйрәме генә булса, хәзер ике бәйрәм үтә. Габдулла Тукай һәйкәле янындагы Шигырь бәйрәменнән тыш, Бауман һәм Университет урамнары кисешкән урында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе дә уза.

Беренчесе озак еллар дәвамында үткәрелеп килә, икенчесе исә быел бишенче тапкыр оештырыла.

26нчы апрель, Тукай туган көн – шагыйрьләр һәм шигырь яратучылар өчен Шигырь бәйрәме булса, милләтпәрвәрләр аны Туган тел бәйрәме итеп кабул итә. “Мин татарча сөйләшәм” акциясен оештыручы “Үзебез” хәрәкәте бу чараның гадәткә кереп китүен татар теленең җиңүе дип атый.

Бәйрәмнең төп кунагы - Шигырь

Татарстанның Язучылар берлеге оештыра торган Шигырь бәйрәме быел да гадәттәгедән аерылып тормый. Язучылар берлеге рәисенең урынбасары Вакыйф Нуриев шигырь бәйрәмен апрель аенда Тукай көннәренең югары ноктасы, дип бәяли.

Ул апрель аенда берлекнең Тукай туган көн белән бәйле эшләре турында сөйләде: “Апрель башында Буада төбәкара яшь язучылар семинары узды. 15нче апрель – Габдулла Тукайның вафаты көнне бер төркем әдәбият-сәнгать, дин әһелләре, хөкүмәт вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре Яңа бистәдәге Татар зиратына барып, Тукайның каберен зиярәт кылдык. 23нче апрельдә бер төркем язучылар Балтачка юл ала, Сосна Пүчинкәсе авылына барып, Габдулла Тукайның әнисенең каберен зиярәт кылу күздә тотыла.

26 апрель көнне иртәнге унда Габдулла Тукайның Тукай мәйданындагы һәйкәленә чәчәкләр салабыз. Ә көндезге бердә Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы һәйкәле каршында Шигырь бәйрәме башлана. Анда төп сүз шигърияткә биреләчәк. Быел анда Бөек Җиңү темасы да яктыртылачак.

Шигъри сүз җыр-моң белән аралаштырып барылачак. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хоры, музыка мәктәпләреннән укучылар чыгышлары әзерләнә. Егермедән артык шагыйребез шигырь укый. Өлкән буын да, урта һәм яшь буын шагыйрьләренә дә сүз бирелә. Әлбәттә, беренче сүз Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенең яңа лауреатларына биреләчәк, бәйрәм аларны котлау белән башланып китә.

27нче апрельдә Тукай бүләге ияләре, шул исәптән яңалары да, бөек шагыйребезнең туган ягы Арчага Шигырь бәйрәменә юл тота.
Шигырь бәйрәме “Яңа гасыр” телеканалыннан турыдан-туры тапшырылачак”, диде Вакыйф Нуриев.

Шигырь бәйрәменә кемнәр килә, дигән сорауга Вакыйф Нуриев болай дип җавап бирде: “Монда шигъриятне чын-чынлап яраткан, аны үз иткән тамашачы килә. Аның үз тамашачысы бар, алар һәр елны килә һәм быел да алар килер дип өметләнәм. Алар безнең өлкән буын кешеләре, татарның зыялы кешеләре күпчелек була. Югары уку йортларында укытучы мөгаллимнәр, галимнәребез килә. Студентлар да күп килә бу бәйрәмгә”, диде ул.


“Мин татарча сөйләшәм”

Шул ук вакытта студентлар менә бишенче ел инде “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә бара.

Бу идеянең авторы, “Үзебез” хәрәкәтенең координаторы Илшат Сәетов болай дип сөйләде: “Без татар теленең колхозда гына түгел, ә шәһәр яшьләре дә сөйләшә торган тел булуын күрсәтергә теләгән идек. Кеше туган теленнән башка тагын бер телсә, горурлана. Ә татар яшьләре арасында бер гадәт бар: алар татар теленнән хурланалар иде.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясенең билгесе



Безнең максат шушы хурлану хисен горурлануга әйләндерү иде. Моның өчен яңа заманча технологияләр кулланабыз. Чөнки, мәсәлән, 26 апрельдә Тукай һәйкәле янына җыелып шигырь сөйлиләр иде. Әле дә сөйлиләр. Анда, гадәттә, илле кеше җыела. Без анда яшьләрнең бармаячагын белә идек.

Шуңа күрә кызыклырак чара ясарга уйладык. Беренче тапкыр оештырганда вакыт аз калган иде, ике-өч атна эчендә әзерләдек. Шул көнне татар яшьләренең күп икәнлеге, аларның татарча сөйләшүе, кызыксынуы, алдынгы карашлы булуы аңлашылды.

Шул көннән соң бу акцияне тагын да киңәйтергә тырышабыз. Ул мәктәпләрдә уздырыла башлады, башка төбәкләргә күчте, эшкуарлык, дәүләт өлкәләренә керде”, диде Илшат Сәетов.

Акцияне беренче тапкыр “Үзебез” яңа буын хәрәкәте, яшь татар галимнәре оештырган иде, хәзер аңа Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәренең Башкарма комитеты да кушылган.

Бу акциянең идеясен мари, чуваш, урыс яшьләре дә хуплаган һәм хәзер алар да “Мин марича сөйләшәм”, “Мин чувашча сөйләшәм” дигән акцияләр оештыралар.

Быел “Мин татарча сөйләшәм” акциясе 24 апрельдә “Татар-дозор” квесты белән башланып китә. Анда да шәһәр урамнары буйлап татарча сөйләшеп, шигырь укып йөрү кебек биремнәр каралган. 26нчы апрельдә көндезге өчтә Бауманда яңа дулкын татар төркемнәре һәм башкаручылар чыгыш ясый.

Тукай туган көндә быел да гадәткә кергән зур чаралар оештырыла. Әдәбият-сәнгать әһелләре шигырьне яраткан һәркем килер дип көтә. Яшьләр хәрәкәте татар яшьләренең күп булуына ышана. Шулай да миллионлы Казан, ике миллион татар яшәгән Татарстанда быел шигъри митингка күпме кеше килер? Татар шигърияте һәм татар теленең тантана итүен күрергә килүчеләр Тукай һәйкәлен сайлармы, Бауманда үтә торган “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә кушылырмы? Татар җәмәгатьчелеген кайсы күбрәк җәлеп итәр?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG