Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:10

Русия Бакыевның президент булып калуын танымый


Русия Кыргызстанда президент вазифаларыннан көч белән читләштерелгән Корманбәк Бакыевның әле дә президент булып калу турындагы белдерүен танымый.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Бакыевның вазифадан китү турында кулдан язган белдерүен телдән әйкән сүз генә кире кага алмый диде.

Бакыев 7 апрельдә Бишкәктән качып берничә көн илнең көньягындагы тарафдарларына сыенып торганнан соң башта Казакъстанга, бу атна башында Минскига килде.

Кыргызстанның оппозиция төзегән вакытлы хөкүмәте президен вәкаләтләрен чикләүче референдум үткәрәчәген һәм 10 октябрьдә парламент сайлау уздырачагын белдерде.

Вакытлы хөкүмәтнең рәис урынбасары Омурбәк Тәкәбаев парламент белән бергә яңа президент та сайланырга мөмкин диде.

XS
SM
MD
LG