Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:34

Тукайның туган көненә багышланган шигърият бәйрәме Удмуртиянең Юкамен районында булып узды. Аны Починки авылы мәктәбе укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар оештырды. Бәйрәмдә районның татар теле укытылган Палагай һәм Засеково авыллары мәктәпләреннән дә балалар, укытучылар катнашты.

Юкамен районы Удмуртия республикасының төньягында урнашкан. Матур урманлыклар, кечкенә генә елгалар күп бу төбәктә. Бу җирләрдә күбрәк удмуртлар, бесермәннәр яши. Районда барлыгы 2200 татар исәпләнә. Милләттәшләребез төбәкнең өч авылында Засеково, Палагай, Починкида тупланып гомер итә. Безнең юлыбыз аларның берсе - Починки авылына.

Авылда урта мәктәп бар. Анда татар теле 1896 елдан алып укытыла, һәм беркайчан да укыту туктатылмаган. Мәдәният йортында сәнгатебезне үстерү юнәлешендә бик күп эшләр алып барыла. Китапханәдә, куп булмаса да, татар әсәрләре тупланган. Дини йолаларыбызны саклап калу өчен күптән түгел мәчет төзелде. Нәкъ шушы тармакларда хезмәт итүчеләр туган телебез сакчылары. Татар оешмасы җитәкчесе Нәдир Бузанаков телебезне саклап калу буенча балалар белән эшләүләре хакында сөйләде.

“Безнең балалар белән эшләү өчен махсус план төзелгән, мәктәп, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре бергә эшлибез. Район күләмендә дә эшне оештыру буенча ниятләп торабыз“, диде Нәдир Бузанаков.


Починки авылы мәдәният йортына шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан оештырылган шигърият бәйрәменә Палагай, Засеково авыллары мәктәпләреннән дә укучылар, укытучылар килде. Бәйрәм өстенә бәйрәм - балалар янына кунакка Ижауда яшәп, иҗат итүче татар шагыйрьләре Ибраһим Биектаулы, Ринат Батталов һәм милли сәясәт министрлыгы, милли хәрәкәт вәкилләре дә бар иде.

Палагай авылы мәктәбенең татар теле укытучысы, Сахия Есинеева шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырды. Аннан соң сәхнә Починки, Палагай, Засеково мәктәпләрендә татар телен укучы малай-кызларга бирелде.

Тукайның шигырьләрен, аның сүзләренә иҗат иткән җырларны өйрәнгән укучылар. Аларны балалар бик тырышып башкарды. Алтынчы сыйныф укучысы Алинә шушындый бәйрәмнәрдә барлык балаларның да бик теләп катнашуларын, туган телебезне яратулары хакында әйтте.

Нәдир Бузанаков
“Без татар телен яратабыз. Күп белергә омтылабыз. Конкурсларда да катнашабыз. Күп материал табарга тырышабыз”, диде Алинә.

Балаларның чыгышлары Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре әгъзалары - җирле шагыйрьләребез Ибраһим Биектаулы һәм Ринат Батталов чыгышлары белән уралып алып барылды.

Бай тарихыбызны сакларга, телебез, халкыбыз белән горурланырга өндәде милли сәясәт министрлыгыннан баш белгеч Фәндүс Хуҗин.

Милли музейдан татар белгече Резедә Әхмәтвалиева борынгы әйберләрне сакларга, мөмкин булса музейга юлларга үтенде. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәрипов республика татарлары торомышындагы вакыйгалар белән таныштырды.
Мәрьям Арсланова


Бу төбәктәге мәктәпләрдә татар теле укыту, бәйрәмнәр уздыру хакында ана теле укытучылары белән аралашу мөмкинлеге дә булды.

Починки авылы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Мәрьям Арсланова: “Тукайга багышлап, шигърият бәйрәмен ел саен үткәрергә тырышабыз. Ел саен төрлечә оештырабыз. Башка мәктәпләрдән дә балаларны чакырабыз. Әти-әниләр алдында да, авыл халкы каршында да чыгышлар ясыйбыз”, диде.

Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә, аның нечкәлекләрен үзләштерүдә укучыларны иҗади эшкә дә тартырга тырышалар укытучылар.

Таһирә Абашева
Палагай авылы мәктәбеннән татар теле укытучысы Таһирә Абашева ана телен укытуга караш яхшы булуын, хәтта бүгенге 40-45 яшьлек авылдашларының үзләре укыган елларда мәктәптә татар теле укытылмавына бик көенеп яшәүләре хакында җиткерде. Шуңа да хәтта катнаш гаиләләрдән, аерым очракта удмурт, рус балалары да татар телен үзләштерергә теләкләре зур булулары хакында әйтте.

“Яшь чагында безгә татар теле кирәкми шикелле. Олыгайгач, туган тел кирәклеген аңладылар”, диде Таһирә Абашева.

Авыл мәктәпләрендә дә заманча техника кулланып эшләве сөендерде. Палагай мәктәбе вәкилләре ел дәвамында алып барган эшләре хакында компьютерда әзерләнгән видеосәхифә тәкъдим итте. Бу инде уку йортында белем бирү белән генә чикләнмәүләре, балаларны тәрбияләүдә төрле алымнар кулланып эш итүләрен дәлилләде.

Засеково авылы мәктәптә татар теле атнага ике сәгать кенә укытыла. Күбрәк балаларны укырга өйрәтүгә юнәлтә көчен укытучы. Ә сәнгать белән шөгыльләнү өчен балалар дәресләр башланыр алдыннан килә, җырлар һәм биюләр өйрәнә. Соңгы елларда татар теленә мәктәптә караш яхшы якка үзгәрен билгеләде татар теле укытучысы Розалия Балтачева.
Розалия Балтачева


Бәйрәмнән соң өлкәннәр түгәрәк өстәл сөйләшүенә җыелды. Күтәрелгән проблемалар бик мөһим - татар теле укытуда килеп туган проблемалар, укытучыларга хезмәт хакы түләү, гаиләдә ана телендә аралашу буенча ата-аналар арасында эшне җанландыру. Марьям Арсланова белдерүенчә, туган телне саклап калуда гаиләдә бу юнәлештән читләшәләр.

Укытучылар үзләренең моң-зарларын да җиткерде. Авыл мәктәпләре дәреслекләр белән тулысынча тәэмин ителмәгән. Бу вәзгыять Палагай һәм Засеково мәктәпләрендә күзәтелә.

Таһирә Абашева матур әдәбият булмавыннан зарланды. “Әсәрләр юк. Балалар авторларның китапларын кулларына тотып алып караганнары юк”, диде ул.

Юкамен районы мәгариф бүлеге җитәкчесе туган телләрне саклап калу буенча берникадәр эш алып барылуын билгеләде. Әмма эшне җанландырып җибәрү зарур. Үзебезнең милли нигезләребезне саклап калу өчен кунаклар да, укытучылар да ата-аналарны бу эшкә җәлеп итәргә, һәм бу юнәлештә системалы рәвештә эшләргә кирәк дигән карарга килде.

XS
SM
MD
LG